Хикмәт Биккинин
Хикмәт Биккинин (6 декабрь 1888, Кече Салтык, Олы Яңасала вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 18 июль 1929 (40 яшь), Хиҗаз) — укытучы һәм дипломат. 1914-1916 елларда Казан һәм Ырынбур шәһәрләрендәге мөселман уку йортларында гарәп теле укыта. 1916-1917 елларда Россия әрмесендә. 1919-1922 елларда — Казанда башлангыч хәрби-сәяси курслар җитәкчесе. 1923 елдан Казанда И.Гаспралы исемендәге мәктәп мөдире. 1926 елдан ССҖБнең Согуд Гарәпстанындагы тулы вәкаләтле вәкиллегендә эшли.[1]
Хикмәт Биккинин | |
---|---|
Туган | 6 декабрь 1888 Кече Салтык, Олы Яңасала вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 18 июль 1929 (40 яшь) Хиҗаз |
Әлма-матер | «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Каһирә университеты[d] |
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В