Википедиядә Галиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Харрис Галиев
Туган 15 октябрь 1918(1918-10-15)
Кече Урсак авылы
Үлгән 24 сентябрь 1993(1993-09-24) (74 яшь)
Болгар
Милләт татар
Һөнәре хезмәт батыры
Бүләк һәм премияләре Почет Билгесе» ордены (1973 ел), «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» (1966 ел), «Халык хуҗалыгында уңышлары өчен» медальләре, СССР ВДНХ бронза медале (1969 ел)

Харрис Гарип улы Галиев (15.10.1918 - 24.09.1993) - хезмәт батыры, СССР ВДНХ бронза медале иясе (1969 ел), «Почет Билгесе» ордены (1973 ел), «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» (1966 ел), «Халык хуҗалыгында уңышлары өчен» медальләре иясе.

Биографиясе үзгәртү

Харрис Гарип улы Галиев 1918 елның 15 октябрендә Казан губернасы Зөя өязенең (хәзерге Татарстанның Кайбыч районы) Кече Урсак авылында туа. Кайбыч районы Олы Урсак авылында 7 еллык мәктәпне (1932 ел), Апас районы Сатмыш авылында урта мәктәпне (1935 ел), Саратов танк училищесын (1940 ел) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Казан педагогика институтының физика-математика факультетын, Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Мөслим районы Иске Карамалы авылында колхоз рәисе, Мөслим авылында машина-трактор станциясе директоры булып эшли. 1960 елларда Казан партия мәктәбендә укый. 1962 елдан «КИМ» нәсел заводы директоры, аннары Татарстанның Куйбышев районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы.

«Почет Билгесе» ордены (1973 ел), «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» (1966 ел), «Халык хуҗалыгында уңышлары өчен» медальләре, СССР ВДНХ бронза медале (1969 ел) белән бүләкләнгән.

1993 елның 24 сентябрендә вафат була, Болгар шәһәренең шәһәр зиратында җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү