Халыкара шашка уены

Файл:Chess d44.png?uselang=fr — менә моны “татарчалаштырып” бирүче булса, тагын берничә мәкалә язып булыр иде.

Уен кырларын XVIII гасырда яшәгән француз шашкачысы Манури тәкъдим иткәнчә тамгалау.
--- --- --- --- ---
--- --- --- --- ---

Халыкара шашка уенының башлангыч позициясе

class="standard"


Бөтен дөньяда киң таралган шашка уенының төрләре бихисап. Алар бер-берсеннән уен такталарының зурлыгы, шакмаклар саны, уен материалының күләме, шашкаларның тактада урнаштырылуы һәм әлбәттә, төрледән-төрле уен кагыйдәләре белән аерылып торалар.
Үлчәме 10x10 булган тактада уйнала торган халыкара шашка исә шулар арасында дөньякүләм танылган төр. Аның популярлыгы Нидерландта, Бельгиядә, Польшада, Франциядә, Суринамда, Русиядә, Исраилдә, Монголиядә, Кытайда һәм Көнбатыш Африка илләрендә аеруча зур.
Башлангыч позициядә ике уенчының да егермешәр шашкасы була, алар уен тактасының ике ягындагы беренче дүрт рәттә урнаштырыла. Уен кагыйдәләре «советлардан соңгы киңлек»тә гадәти булган рус шашкасыныкына охшаш. Әлбәттә, җитди үзенчәлекле аермалары да юк түгел:

  1. Сугу аша дам кырларының берсенә эләккән һәм туктап калган шашка алдагы йөрештә генә дам булып китә, димәк, рус шашкасындагы кебек кичекмәстән дам рәвешендә сугуны дәвам итә алмый. Ә янәшәдә сугып алырлык башка шашкалар булса, ул аларны гади шашка рәвешендә генә суга.
  2. Төрлечә сугу мөмкинлекләре булганда, халыкара шашкада иң күп шашканы сугып алу мәҗбүри, рус шашкасында исә бу очракта сугу алымы тулысынча уенчы ихтыярында.
  3. Йөрешләрне язып барыр өчен, XVIII гасырда яшәгән француз шашкачысы Манури тәкъдим иткән санлы тамгалау кулланыла. Каралар ягыннан беренче рәттә һәм уң якта урнашкан кара төстәге кырга беренче номер бирелә. Шул рәвешчә уңнан сулга һәм аклар ягына таба санап китеп, аклар ягында иң кырыйдагы шакмакка илленче сан туры туры килә.