Фәһимә Кавиева

(Фәһимә Кавеева битеннән юнәлтелде)

Фәһимә Кавиева (1956 елның 30  июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә2013 ел, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2011)

Фәһимә Кавиева
Туган телдә исем Кавиева Фәһимә Фәләх кызы
Туган 30 июль 1956(1956-07-30)
СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә
Үлгән 2013(2013)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре атказанган мәдәният хезмәткәре (2011)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Кавиева Фәһимә Фәләх кызы 1956 елның 30  июлендә  ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туган. Чыгышы белән Каюм Насыйриның энесе Габделкави (Кече Шырдан авылы мулласы) нәселеннән [1].

1980 елда Казан дәүләт мәдәният институтын (библиотековедение һәм библиография бүлеге) тәмамлый. Хезмәт юлын   В.И.Ленин исемендәге Дәүләт фәнни китапханәсенең абонемент бүлегендә китапханәче булып башлый.

1986 елда Ф. Кавиева Татар дәүләт филармониясенең нота китапханәсендә эшли башлый.  Филармония китапханәсенең  төп белешмә аппаратын – алфавит һәм систематик каталогларын төзи.

2001-2002 елларда  -  “Казан”  Милли мәдәни үзәгенең тарих бүлегендә методист булып эшли. Биредә эшләү елларында ул Ф. И. Шаляпин  Камера залында атаклы  җырчының шәхси әйберләреннән төзелгән экспозиция урнашкан мини-музейда экскурсовод булып хезмәт күрсәтә.

2005 – 2012 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә  музей мөдире. Ул һәрвакыт төрле тематик концертларга, филармония артистларының һәм коллективларының юбилейларына багышланган күргәзмәләр оештыра: Дәүләт Зур концерт залында - дирижер Н. Рахлинның  һәм  композитор А. С. Ключаревның 100   еллыгы, җырчы У. Альмеевның 95  яшьлеге, дирижер Ф Мансуровның 80 яшьлеге уңаеннан; Филармония Концерт залында  - нәфис сүз остасы А. Арслановның 80 яшьлеге, җырчылар И. Шакировның  һәм Ә. Авзалованың 75 яшьлеге, Ф. Сөләйманованың һәм Х. Шәйдуллинның 70 яшьлеге, дирижер Р. Үтәйнең 65 яшьлеге, дирижер А. Шутиковның 60 яшьлеге, җырчы Х. Тимергалиеваның 60 яшьлеге; Р. Үтәй җитәкчелегендәге Дәүләт эстрада симфоник оркестрының 20 еллыгы, А. Шутиков җитәкчелегендәге  Халык уен кораллары дәүләт оркестрының 15 еллыгы, А. Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 10 еллыгы уңаеннан төзелгән күргәзмәләр .

Ф. Кавиева ТР Милли китапханәсе белән берлектә (Кичәләрнең режиссеры һәм алып баручысы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин) “Истә һаман да истә...” дип исемләнгән  Т. Якупов, Г, Рәхимкулов, В. Гыйззәтуллина, Ә. Заһидуллина, З. Нурмөхәммәтов, Р. Гөбәйдуллиннарга багышланган кичәләрне оештыруда  катнаша.

Фәһимә Фәләх кызы филармониянең 70 еллыгына багышланган “Татарская государственная филармония им. Г. Тукая 1937-2007” китабының төзүче – авторларының берсе. Телевидение  һәм радио белән тыгыз элемтәдә тора, журнал һәм газета битләрендә филармония тарихы һәм күренекле сәнгать осталары турында мәкаләләрен бастыра; А. Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестрының Көньяк Кореяда (2008-09) һәм Италиядә (2010) булган гастрольләрендә шәхси корреспондент буларак катнашып, оркестрның чыгышларын  вакытлы матбугат битләрендә яктырта.

2013 елда каты авырудан соң Казанда вафат [2].

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казань | День памяти Каюма Насыри. Пресс-служба Министерства культуры РТ, 20.08.2011[]
  2. Наиля Ахунова. Не стало Фагимы Кавеевой. Стихи.ру
  3. Признание заслуг. 2022 елның 27 июль көнендә архивланган. Республика Татарстан, 31.12.2011

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү