Фәтислам Абилов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Фәтислам Абилов, Фәтислам (Фетислям, Феттай, Петай) Абилтар улы Абилов (кырымтат. Fetislâm Abil oğlu Abilov, Фетислям Абил огълу Абилов, Анатолий Абилович Абилов[1], 1915 елның 2 (15) марты, Таврия губернасы, Перекоп өязе, Җадра Шәех Иле — 2005 елның 15 августы, Мәскәү өлкәсе, Жуковский) — Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир, Советлар Берлеге Каһарманы (1990), гвардия полковнигы (25 яшендә полк белән җитәкчелек итә). Жуковский шәһәренең (Мәскәү өлкәсе) шәрәфле ватандашы (2005).

Фәтислам Абилов
кырымтат. Fetislâm Abilov
Туу датасы 15 март 1915(1915-03-15)
Туу урыны Русия империясе Русия империясе, Таврия губернасы , Перекоп өязе, Җадра Шәех Иле
Үлем датасы 15 август 2005(2005-08-15) (90 яшь)
Үлем урыны Россия байрагы РФ, Мәскәү өлкәсе, Жуковский
Иялек Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре пехота пехота
Дәрәҗә полковник
Җитәкчелек иткән полк
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак ордены3нче дәрәҗә Суворов ордены3нче дәрәҗә Кутузов орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1947 елдан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1915 елның 2 (15) мартында Таврия губернасы Перекоп өязе Җадра Шәех Иле (хәзерге Кырым Җөмһүриятенең Җанкөй районы Ударное) авылында күп балалы керәстиян гаиләсендә туган. Кырым татар милләтеннән. 7 сыйныфлы мәктәпне тәмамлагач, Киреч металлургия заводында, күмәк хуҗалыкта тракторчы булып эшләгән. 1936 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. Кызыл армия өчен кече командирлар әзерләү үзәген (Бердичев, 1937), хәрби пехота укуханәсен (Тифлис, 1939), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең тизләтелгән (6 айлык) курсларын (1943) тәмамлаган. 1939 елдан Ерак Көнчыгышта (Комсомольск-на-Амуре) 413нче укчы дивизиянең взвод командиры булып хезмәт итә. 1941 елның июленнән укчы батальон командиры урынбасары сыйфатында Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елның 25 сентябреннән 1943 елның 8 июненә кадәр Көнбатыш фронтның 113нче укчы дивизиясе 1292нче укчы полкы командиры. Сугыш елларында өч тапкыр яралана һәм контузия ала, Мәскәүдә дәвалана. 1нче Белоруссия фронты 65нче армия 44нче гвардия укчы дивизиясе 130нчы гвардия укчы полкы, гвардия подполковнигы Ф. Абилов җитәкчелегендә, 1944 елның 27 августыннан 9 сентябренә кадәр аралыкта, Нарев елгасындагы дошманның саклану сызыгын өзү һәм елганы Корневск торак пункты яныннан (Сероцк шәһәре янында, Польша) кичү, аннары яуланган сугыш мәйданын тотып калу һәм киңәйтү вакытында батырлык үрнәге күрсәтә. Полк 9 көн эчендә, сугышлар белән, 50 чакрым җир үтә, 16 торак пунктын илбасардан азат итә. Полк командиры Ф.А. Абилов 1944 елда (Нарев елгасын кичкәндәге батырлык өчен), аннары 1945 елда (Одер елгасын кичкәндәге батырлык өчен) Советлар Берлеге Каһарманы исеменә тәкъдим ителә, ләкин сугыш елларында да, сугыштан соңгы елларда да бүләкләнми кала[2]. 1990 елның 5 маенда гына ССРБ Президенты М.С. Горбачев Указы нигезендә Советлар Берлеге Каһарманы (кырымтат. Советлер Бирлигинингъ Къараманы) исеме бирелә[3].

Сугыштан соң армиядә хезмәт итүен дәвам итә. 1947 елда отставкага чыга, Мәскәү өлкәсе Жуковский шәһәрендә яши, машина төзү тәҗрибә заводында директор урынбасары - гражданнар оборонасы штабы башлыгы булып эшли. 2005 елның 15 августында вафат. Жуковский шәһәрендә Быково зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Жуковский шәһәре Быково зиратында куелган һәйкәл.

Әдәбият үзгәртү

  1. Н.М. Акалович. Вперёд на запад. Очерки о мужестве и героизме советских воинов в годы ВОВ. Минск: «Белоруска наука», 1998.
  2. Велиев А. Герои бессмертны. Крымские татары во Второй мировой войне. I том (пер. с крымскотат. Э. Велиевой). Симферополь: КРП Издательство «Крымучпедгиз», 2009.
  3. Война...Судьбы...Память...Песни...(авторы-составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү