Фәриха Вәлиуллина

Вәлиуллина Фәриха Нәзербай кызы (27 гыйнвар 1956 ел) — матбугат ветераны, журналист, язучы. 1981-2013 елларда Белорет районының «Урал» гәзите хезмәткәре. 1989 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2000). Белорет районы һәм шәһәренең Яныбай Хамматов исемендәге премия лауреаты (2006).

Фәриха Вәлиуллина
Туган 27 гыйнвар 1956(1956-01-27) (68 яшь)
Рысыкай, Сосновский сельсовет[d], Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре журналист, язучы
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2000). Белорет районы һәм шәһәренең Яныбай Хамматов исемендәге премия лауреаты (2006).

Биографиясе үзгәртү

Фәриха Нәзербай кызы Вәлиуллина 1956 елның 27 гыйнварында Башкорт АССР ның Белорет районы Рысыкай авылында туган.

1973 елда Шыгай урта мәктәбен тамамлагач, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында укый. Тел һәм әдәбият факультетында укытучы һөнәре алгач, хезмәт эшчәнлеген башкорт теле һәм әдәбият укытучысы булып башлый. 1981 елда Белорет районының «Урал» гәзитенә эшкә чакырыла. Анда хәбәрче, мөхәррирнең башкорт телендә нәшер ителгән газета (дубляж) буенча урынбасары, 1985 елдан алып 2013 елга кадәр җаваплы сәркатиб була. 1989 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә.

2000 елда Фәриха Нәзербай кызына «Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә[1].

Әдәби иҗаты үзгәртү

1995 елда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында «Тамгалы карагай» хикәяләр җыентыгы, 1998 елда балалар өчен «Тере дару», 2009 елда «Бордочокка кем тиде» китаплары басылып чыга.

2006 елда Фәриха Нәзербай кызы «Тере дару» китабы өчен Белорет район һәм шәһәренең Яныбай Хамматов исемендәге премиягә лаек була.

2015 елда «Курайлы үзәнлек» дип аталган хикәяләр җыентыгы чыга. Бу китапта авторның үзенчәлекле язмышлы кешеләр турындагы «Урал» газетасында басылып чыккан мәкаләләре, төрле елларда язылган хикәяләре һәм юморескалары тупланган. Аларда мәңгелек тема — мәхәббәт, төрле язмышлар, хатын-кызларга хас сабырлык, изгелек, ихласлык, туган як тәбигатенә сөю темалары өстенлек итә.

Иҗаты Рәсәй һәм Башкортстан журналистлар, Башкортстан Язучылар берлегеннән , матбугат министрлыгыннан, Белорет район һәм шәһәр башкортлары корылтае башкарма комитетыннан, Белорет муниципаль район хакимияте һәм Советыннан бирелгән бик күп Мактау кәгазьләренә һәм Рәхмәт хатларына лаек булган.

Фәриха Нәзербай кызы лаеклы ялда булса да, балалар өчен тагын бер китабын басуга әзерләгән. Ул Белорет район һәм шәһәренең « Идел башы» язучылар оешмасының «Идел башы — юл башы» альманахы редколлегиясе әгъзасы.

Китаплары үзгәртү

  • Живое лекарство: Рассказы. — Уфа: Китап, 1998. — 40 с.
  • Кто бил сосульки?: Рассказы для детей. — Уфа: Китап, 2009. — 24 с.
  • Невестушка: Рассказ //В кН. «Время собирать драгоценности»: Стихи и чәчмә. — Учалы, 2006. — с. 242 — 255.

Атналык һәм журналларда басма әсәрләре үзгәртү

  • Әбиләр чуагы. «Башкортстан» гәзите, 2015, 17 октябрь[2].
  • Закружило любовь вихрем...//Урал — 2011. — 1 января.
  • Позднее раскаяние: Рассказ //Агыйдел. — 1993. — № 4.-апрель.
  • Күрше авыл: Юмореска //Урал, 2008. — 1 апреля.
  • Буран в марте: Рассказ /Урал. — 2008. — 4 марта.
  • Не теряя надежды...:Рассказ //Урал. — 2006. — 14 ноября.
  • Кажется забыла: Рассказ //Урал — 2006. — 2 ноября.
  • Там, где растет курай...:Рассказ//Агидель. — 2002. — № 3. — с. 72-80.
  • А я солнце проглочу: Рассказ //Аманат. - 1994. № 3.
  • Мечтатель: Сказка //Аманат. - 2011. - сентябрь
  • Гороскоп: Юмореска//Башкортстан.- 2015. №37. 28 февраль
  • Старая яблоня: Новелла // Агыйдел.- 2015. №8. август.
  • А жизнь -то умала.; *// Башкортстан. - 2014. №183-184. сентябрь.

Вакытлы матбугатта үзгәртү

  • Исхаков В. Зур юлга илтә Идел башы. «Башкортстан» гәзите, 2015, 3 февраль[3]. (Тикшерелгән 9 гыйнвар 2016)
  • Лит.: Тәрҗемәи Хәл; Кн. Ф.Валиуллиной «Живое лекарство». — Уфа: Китап, 1998.
  • М. Ямалетдинов. Халык каләмле әдибә. Җаек. 2015. 108-109. 19 сентябрь.
  • Р. Шаһиев. күңел көзгесе. Уфа.: Китап, 2004.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү