Фәрит Гыйззәтуллин

Фәрит Гыйззәтуллин (20 март 1949 ел, Уфа) — инженер-электромеханик. Техник фәннәр докторы (1996), профессор (1999). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002).

Фәрит Гыйззәтуллин
Туган 20 март 1949(1949-03-20) (75 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре университет профессоры, уйлап табучы, галим
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] һәм профессор

Биографиясе үзгәртү

Фәрит Абдулгани улы Гыйззәтуллин 1949 елның 20 мартында Уфа шәһәрендә туган.

1972 елда Уфа авиация институтының электромеханика факультетын (УАИ, хәзерге Уфа дәүләт авиация техник университеты —УДАТУ) «Электр машиналары һәм аппаратлары» белгечлеге буенча тәмамлый. Аннары шунда ук эшли башлый. 1979 елда — кандидатлык, 1994 елда докторлык диссертацияләрен яклый.

1999 елда Гыйззәтуллинга профессор гыйльми исеме бирелә.

1996-2011 елларда — «Очучы аппаратларның һәм җир өсте транспортының электр җиһазлары» кафедрасы мөдире. 2011 елдан әлегә кадәр — «Электромеханика» кафедрасы профессоры. «Электр энергетикасы һәм электр техникасы» юнәлеше буенча махсус фәннәр укытучысы[1].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге төрле тәгаенләнешле двигательләрнең кабызу системалары, аларны тикшерү өчен цифрлы диагностик аппаратура эшләү белән бәйле. Фәрит Абдулгани улы Гыйззәтуллин янучы катышмаларның очкан разряды ярдәмендә кабыну процессларын тикшерә. Тикшеренү нәтиҗәләре Уфадагы «Молния» гыйльми җитештерү предприятиесендә һәм П. И. Баранов исемендәге Үзәк авиация моторлар эшләү институтында (Мәскәү) газ турбиналы очкыч двигательләренең, махсус кулланылышлы җир өсте транспорты двигательләренең кабызу системаларын эшләгәндә файдаланылган.

Уфа дәүләт авиация техник университеты каршындагы Д.212.288.02. диссертация советы рәисе. Бер техник фәннәр докторын, тугыз техник фәннәр кандидатын әзерләгән, 298 хезмәт, шул исәптән бер монография бастырган (2002 ел. Гыйззәтуллин Ф. А. «Емкостные системы зажигания», тугыз уку кулланмасы, алтмыштан артык авторлык таныклыгы һәм патент (Гыйззәтуллин Ф. А., Салихов Р. М., Лобанов А. В. «Плазменная полупроводниковая свеча зажигания»/ Уйлап табуга патент № 2541046 МПК НТ 13/00. Бастырылган 10.02.2015. Бюл. No 4.). Космонавтика федерациясе дипломы, С. П. Королев исемендәге медаль белән бүләкләнгән[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[2] үзгәртү

— Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002).

— С. П. Королев исемендәге медаль.

— «Гыйльми мәктәпкә нигез салучы» дигән абруйлы исем.

— В. Лейбниц исемендәге медаль.

— Орден LABORE ET SCIENTIA (ТРУДОМ И ЗНАНИЕМ)

Хезмәтләре үзгәртү

    • Гизатуллин Ф. А. Емкостные системы зажигания / Уфимск. гос . авиац. техн. ун-т- Уфа.2002.-249 с.
    • П. С. Котенко, Ф. А. Гизатуллин Перспективы совершенствования электрооборудования летательных аппаратов, общие вопросы эксплуатации и ремонта: Учебное пособие/ Уфимск. гос. авиац. техн. ун-т.- Уфа, 2018.- 295 с.
    • Ф. А. Гизатуллин, Р. М. Салихов Методика расчета индукционных Катушек с электромагнитным прерывателем: Учебное пособие / Уфимск. гос. авиац. техн. ун-т.-Уфа, 2013.- 52 с.
    • Ф. А. Гизатуллин, Р. М. Салихов Системы зажигания двигателей : практикум/ Уфимск. гос. авиац. техн. ун-т.-Уфа, 2020.-95 с.
    • Ф. А. Гизатуллин, Р. М. Салихов, В. А. Чигвинцев Измерители пробивных напряжений искровых, плазменных и полупроводниковых свечей зажигания газотурбинных двигателей // Вестник УГАТУ. 2015. Т. 19. № 3.(69). С. 158—162.

Сылтамалар үзгәртү

* УГАТУ Гизатуллин  2022 елның 30 апрель көнендә архивланган.
  • Гизатуллин Фарит Абдулганеев
  • Гыйззәтуллин Фәрит Абдулгани улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. УГАТУ Гизатуллин, archived from the original on 2022-04-30, retrieved 2022-05-15 
  2. 2,0 2,1 Гизатуллин Фарит Абдулганеевич