Фәрит Глүс улы Ганиев (1964 елның 19 гыйнвары, Югары Яркәй авылы, Илеш районы, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе һәм юристы, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасе. Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты әгъзасы[1].

Фәрит Ганиев
Туган 19 гыйнвар 1964(1964-01-19) (60 яшь)
Югары Яркәй, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Следственный комитет Российской Федерации[d]
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Фәрит Ганиев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Фәрит Ганиев 1964 елның 19 гыйнварында Башкорт АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туа. Кушнаренко авыл мәктәбендә укыган. 1982 елда Уфа шәһәренең 50 нче техник училищесын темамлый. 1991 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын темамлый[2].

1982—1984 елларда ССРБ Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтә.

1984 елда Кушнаренко районының Первушино сигезьеллык мәктәбендә хезмәт һәм физик культура укытучысы булып эшли. Аннары Башкорт дәүләт университетының ТМГМ кафедрасы технигы була.

1991 елда — Стәрлетамак транспорт прокуратурасының тикшерүче-стажёры. 1992—1991 елларда — Башкорт медицина колледжының законнар һәм хокук нигезләре укытучысы, студентларның профсоюз комитеты җитәкчесе. 1993 елдан Уфа шәһәренең Октябрь район эчке эшлер булеге тикшерүчесе. 1994—1997 елларда — Башкортстан прокуратурасының аеруча мөһим эшләрне карау буенча бүлегенең өлкән тикшерүчесе.

1997 елдан 2003 елга кадәр Башкорт дәүләт университетының юридик факультетының криминалистика кафедрасының өлкән укытучысы, Башкортстан Республикасы адвокатлар коллегиясе адвокаты. 2003 елдан Башкортстан прокуратурасының аеруча мөһим эшләрне карау буенча бүлегенең өлкән тикшерүчесе. 2007 елдан Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Башкортстан буенча Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе.

2008—2015 елларда — Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсенең дәүләт хакимиятенә каршы һәм икътисад өлкәсендә аеруча мөһим эшләрне тикшерү идарәсендә аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүче[2].

2015 елда — Башкортостан Республикасы башлыгы ярдәмчесе.

Ходорковский[3], Березовский, Гусинскийга карата җинаять эшләрен тикшерүдә катнаша. Испания, Швейцария, Люксембург, Лихтенштейн, Нидерланд, Кипр, Украина, Беларусия, Әрмәнстан, Һиндстан һәм башка илләрдә уртак тикшерү эшләрендә катнаша.

2016 елның сентябрендә VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана[4].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында 43 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була[5].

Бүләкләр үзгәртү

  • «Дуслык» ордены;
  • «Россия Федерациясе Тикшерү комитетының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе;
  • Ведомство медальләре: «Казанышлар өчен», «I дәрәҗә мактауга лаеклы хезмәт өчен», «Россиянең беренче тикшерү канцеляриясенә 300 ел»;
  • Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисенең мактау грамоталары.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ганиев Фарит Глюсович. Государственная Дума. 2019-08-03 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Ганиев, Фарит Глюсович. ТАСС. 2019-08-03 тикшерелгән.
  3. Глава Башкирии взял помощником экс-следователя по делу Ходорковского(үле сылтама)
  4. Приложение к постановлению Центральной избирательной комиссии Российской Федерации от 23 сентября 2016 г. N 56/541-7. Российская газета. 2019-08-03 тикшерелгән.
  5. Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-09-26 архивланды. 2019-08-03 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү