Галиева Фәридә Габделхәй кызы (18 декабрь 1962 ел) — галим-фольклорчы. Филология фәннәре докторы (2007), тарих фәннәре кандидаты (1997), доцент (2010).

Фәридә Галиева
Туган 18 декабрь 1962(1962-12-18) (61 яшь)
Киров өлкәсе, РСФСР, СССР
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Фәридә Габделхәй кызы Галиева (кыз фамилиясе Әхмәтова) 1962 елның 18 декабрендә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туган.

1982 елда Татарстанның Түбән Кама музыка училищесын белем ала[1]. 1988 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының музыка теориясе, тарихы һәм композициясе факультетын тәмамлый.

1988 елдан Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли.

1997 елның 17 июнендә Уфада «Украинские песни в Башкортостане (историко-этнографическое исследование)» темасы буенча (фәнни җитәкчесе Р. Г. Кузеев) кандидатлык диссертациясе яклый һәм тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

1997 елдан Уфа фәнни үзәгенең Этнологик эзләнү институтында эшли:

  • 1999 елдан — өлкән гыйльми эзләнүче,
  • 2000-2002 елларда — гыйльми сәркатип,
  • 2006-2009 елларда һәм 2014 елдан — этнография бүлеге мөдире,
  • 2009-2013 елларда — баш тикшеренүче.

2002-2005 елларда М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү ачык педагогия университетының Уфа филиалы директоры урынбасары вазифасын башкара.

2007 елның 11 апрелендә Мәскәүдә «Восточнославянские песни в Башкортостане (фольклорные процессы в многоэтничном регионе)» темасы буенча (фәнни консультанты Ю. Г. Круглов) диссертация яклый һәм «филология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсен ала[2].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәридә Габделхәй кызының фәнни эшчәнлеге Көньяк Уралның көнчыгыш славян һәм төрки халыклары этнографиясе һәм фольклоры проблемаларына багышланган. 120‑дән артык фәнни хезмәт авторы, «Башкирское народное искусство» (2002), «Искусство башкир. Традиционные художественные ремесла» (2007), «Башкиры» (2015) китапларын төзүче-авторларның берсе булып тора.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Песенный фольклор украинских переселенцев в Башкирии: Сборник песен (вступительная статья, составитель, примечания совместно с В.Я. Бабенко). — Киев: Музична Україна; Уфа, 1995. — 240 с.
  • Ахатова Ф. Г. Украинские песни в Башкортостане : историко-этнографическое исследование. — Уфа, 2000. — 146 с.
  • Песни белорусских переселенцев в Башкортостане / ЦЭИ УНЦ РАН; Вступ. ст., сост., прим. Ф. Г. Ахатовой. — Уфа, 2001. — 79 с.
  • Шитова С. Н., Нечвалода Е. Е., Ахатова Ф. Г. Башкирское народное искусство=Башҡорт халыҡ сәнғәте : В 4 кн.; в 2 кн. — Уфа: Демиург, 2002. (ингл.)(башк.)(рус.)
  • Ахатова Ф. Г. Традиционный музыкальный фольклор восточнославянских народов Башкортостана: к проблеме взаимодействия культур в многоэтничной среде. — Уфа, 2004. — 213 с.
  • Ахатова Ф. Г. Восточнославянские песни в Башкортостане (фольклорные процессы в многоэтничном регионе). — М.: Наука, 2006. — 286 с.
  • Ахатова Ф. Г. Народная музыкальная культура башкир. — Уфа, 2007. — 96 с.
  • Музей археологии и этнографии: Каталог музейной экспозиции Центра этнологических исследований УНЦ РАН (в соавторстве), 2007.
  • Шитова С. Н., Никонорова Е. Е., Ахатова Ф. Г. Искусство башкир: традиционные художественные ремёсла. — Уфа: Инеш, 2007. — 480 с.
  • Галиева Ф. Г. Адаптация восточнославянского фольклора в творчестве народов Башкортостана. — Уфа: Гилем, 2010. — 84 с.
  • Галиева Ф. Г. Этнографические исследования русского населения Башкортостана. — Уфа: Гилем, 2012. — 164 с.
  • Галиева Ф. Г. Русское село Вознесенка Дуванского района Башкортостана. Изд. 1-е. — Уфа, 2013. Изд. 2-е и 3-е. — Уфа, 2014. — 92 с.
  • Галиева Ф. Г. Русские Башкортостана: крестьянский быт, календарные обряды и праздники: конец XIX—начала XXI века. — Уфа: Китап, 2014. — 268 с.
  • Галиева Ф. Г., Садиков Р. Р., Нечвалода Е. Е., Петров И. Г., Муллагулов М. Г., Камалеев Э. В. Этнокультурные процессы на Южном Урале в XX — начале XXI в. / ИЭИ УНЦ РАН. — Уфа, 2015. — 226 с.
  • Галиева Ф. Г., Серебренникова С. Ю., Водолеева М. В. Русское село Тастуба. Прошлое и настоящее. — СПб., 2015. — 144 с.
  • Башкиры / Кузеев Р. Г., Данилко Е. С., Галиева Ф. Г. и др.; ИЭА РАН; ИЭИ УНЦ РАН; ИИЯЛ УНЦ РАН. — М.: Наука, 2015. — 662 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ахатова (Галиева) Фарида Габдулхаевна // Проект «Отечественные этнографы и антропологи. XX век». МАЭ РАН. әлеге чыганактан 2018-06-28 архивланды. 2018-03-09 тикшерелгән.
  2. Галиева Фарида Габдулхаевна. Институт этнологических исследований им. Р.Г. Кузеева УНЦ РАН. 2018-03-09 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

  • Ғәлиева Фәриҙә Ғабдулхай ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.