Фәнүзә Баһаветдинова

Баһаветдинова Фәнүзә Кинҗәморза кызы (22 май 1965 ел) — журналист, укытучы һәм үзешчән җырчы. 1991 елдан «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе мөхәррире һәм алып баручысы, шул исәптән 2010 елдан «Ашказар» радиосының өлкән мөхәррире. 2013 елдан Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015).

Фәнүзә Баһаветдинова
Туган 22 май 1965(1965-05-22) (58 яшь)
Ибракәй, Стерлибашевский сельсовет[d], Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре укытучы, журналист
Эш бирүче Башкорт иярчен телевидениесе

Биографиясе үзгәртү

Фәнүзә Баһаветдинова 1965 елның 22 маенда Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Ибракай авылында туган.

1972 елда туган авылындагы башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә, аннары белем алуын Стәрлебаш урта мәктәбендә дәвам итә һәм, аны 1982 елда уңышлы тәмамлап, Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының химия факультетына укырга керә.

Югары һөнәри белем алган яшь белгеч хезмәт эшәнлеген 1987 елның сентябрендә Уфа каласындагы 20 нче башкорт мәктәбендә (хәзер Фатыйма Мостафина исемендәге 20 нче Уфа кала башкорт гимназиясе) химия укытучысы булып башлый.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015)[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү