Трофимов Федор Егорович (20 декабрь 1938 ел — 5 сентябрь 2009 ел) — рәссам. 1980 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2003)[1].

Фёдор Трофимов
Туган 20 декабрь 1938(1938-12-20)
Ырынбур өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 5 сентябрь 2009(2009-09-05) (70 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Пенза сәнгать училищесы[d]
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Федор Егорович Трофимов 1938 елның 20 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Константиново авылында туган.

1962 елда К. А. Савицкий исемендәге Пенза педагогия училищесының сәнгать бүлеген тәмамлый.

Уфа шәһәрендә яши һәм эшли, 2009 елның 5 сентябрендә шунда вафат була.

Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Екатеринбург сынлы сәнгать музеенда, Хәрби Дан музеенда (Уфа), Эчке эшләр министрлыгы музеенда (Уфа), Күмертау шәһәренең картиналар галереясында (БР), Бөре шәһәренең картиналар галереясында саклана.

Эшләре үзгәртү

«Лучники Башкирского пединститута» (1983), «Поздняя весна», «Золотая осень», «Жаркий день», «Велосипедисты», «Автопортрет» һ.б. 1968 елдан республика, зона, төбәк, бөтенрусия һәм бөтенсоюз күргәзмәләре катнашучысы[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2003).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү