Флүр Гайнемөхәммәтов

Гайнемөхәммәтов Флүр Бикмөхәммәтов улы(1946 елның 10 декабре,ТатарстанАССР, Сарман районы, Иске Имән) - баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Флүр Гайнемөхәммәтов
Гайнемөхәммәтов Флүр
Туган телдә исем Флүр Бикмөхәммәт улы Гайнемөхәммәтов
Туган 10 декабрь 1946(1946-12-10) (77 яшь)
Сарман районы Иске Имән авылы
Милләт татар
Һөнәре баянчы
Җефет Рәзинә
Балалар Ирек, Иркә

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 5 маенда Татарстан АССР Сарман районы(элеккеге Ворошилов районы) Иске Имән авылында туа. 1954-1958 елларда Иске Имән башлангыч мәктәбендә укый.1962 елда, Нөркәй урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач,Алабуга мәдәни-агарту училищесының халык уен кораллары бүлегенә укырга керә. Һөнәр сайлауга баянчы һәм җырчы әнисе Фатыйма апаның хәер-фатихасы уңай тәэсир итә. 1966 елда Сарман районы мәдәният бүлегендә инспектор була.1966-1969 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә. 1969 елдан Чаллы шәһәрендә район мәдәният йортында баянчы булып эшли. 1969-1974 елларда, эштән аерылмыйча, Түбән Кама музыка училищесында һөнәри белем ала. Шушы елларда Түбән Уратма авылыннан шәһәр төзелешенә килгән, җырга оста Рәзинә белән гаилә коралар.

Иҗат эшчәнлеге үзгәртү

1973-1974 елларда Сарман музыка мәктәбендә эшли. 1974 елдан Түбән Кама шәһәренең "Нефтехимик" клубында "Яшьлек" җыр-бию ансамбленең халык уен кораллары оркестрын җитәкли. 1978-1979 елларда Флүр Гайнемөхәммәтов оештырган "Ләззәт" татар вокаль-инструменталь ансамбленә 1988 елда "Халык ансамбле" дигән исем бирелә. Республикага танылган "Җидегән чишмә" клубында актив катнашуы да аңа зур абруй китерә.Ул күп еллар буена шәһәрнең "Нефтехим" халык иҗаты йортында "Ләззәт" халык ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе була. Хәзер бу ансамбльне улы Ирек җитәкли.

Искәрмәләр үзгәртү

1. Илһамлы Сарман.-Казан:Яз,2017.-352 б 2.Дамир Гарифуллин.Сарман районы энциклопедиясе, 2 китап. Чаллы, 2006 ел

Тышкы сылтамалар үзгәртү