Фирдәвес Гыйрфанов

Фирдәвес Гыйрфанов, Фирдәвес Гыйльметдин улы Гыйрфанов (1940 елның 7 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Әҗил2017 ел, РФ, ТР, Яр Чаллы) — рәссам–график, иҗатында болгар чорына һәм шамаилләргә зур урын бирә, пыялага шамаил ясау осталарының берсе, РФ һәм ТР (1996) рәссамнар берлекләре әгъзасы. ТР (1999) һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фирдәвес Гыйрфанов
Туган телдә исем Фирдәвес Гыйльметдин улы Гыйрфанов
Туган 7 июнь 1940(1940-06-07)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Әҗил
Үлгән 2017(2017)
РФ, ТР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Үзбәкстан дәүләт сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам, педагог
Җефет Нурия
Балалар уллары Таһир, Тимур
Ата-ана
  • Гыйльметдин (әти)
  • Рабига (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 7 июнендә Татарстан АССР Яшел Үзән районы Әҗил авылында туган. Бераздан гаиләсе Казанга күчкән. Казан сәнгать укуханәсен (1968), «театр рәссамы» белгечлеге буенча А. Островский исемендәге Ташкәнт театр-сәнгать институтының сәнгать факультетын (1973) тәмамлаган[1].

Татарстан АССР мәдәният министрлыгы юлламасы белән Чаллыга җибәрелә. 19731989 елларда Яр Чаллы шәһәренең 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең оештыручысы һәм беренче директоры[2]. «КамАЗ ударнигы» исеме ала.

Иҗаты үзгәртү

Унике яшьтән үк шамаилләр ясый башлый. Фирдәвес Гыйрфанов — XX гасыр азагындагы милли күтәрелеш чорында «болгарчылык» юнәлешен яклап иҗат иткән рәссам. Картиналарында XXIII гасырларда Идел Болгары калаларында кайнаган тормышны сурәтли. Пыялага шамаил ясау остасы.

Беренче күргәзмәсе Яр Чаллыда 1992 елда уза[3]. Халыкара (БГӘ, Төркия, Франция), зона (Мәскәү, Волгоград, Түбән Новгород), республика (Казан, Болгар) күргәзмәләрендә катнаша. Иҗат эшләре ТР милли музеенда, «Казан» ММҮ музеенда, Яр Чаллы картиналар галереясында, Казанда дәүләт тарихы музеенда, «Туран» фондында, шәхси коллекцияләрдә саклана[4].

Яр Чаллыда узган шәһәркүләм бәйгеләрдә «Декоратив-гамәли сәнгать төре буенча җиңүче — 2006», «Ел рәссамы — 2012» исемнәре ала[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Мәҗитов Ф. Ерак гасырларга сәяхәт (Рәссам Фирдәвес Гыйрфанов иҗаты турында). «Мәйдан», 2007 ел, сентябрь, 79-83нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү