Әхмәтов Финсур Готыф улы — биология фәннәре кандидаты, докторы.

Финсур Әхмәтов
Туган 16 сентябрь 1947(1947-09-16) (76 яшь)

Биографиясе үзгәртү

1947 елның 16 сентябрендә Татарстан АССР ның Арча районы Хәсәншәех авылында туа.

5 класска кадәр туган авылында укый, 6-8 классларны Апаз мәктәбендә укуын дәвам итә, 9 классны Түбән Кенә мәктәбендә тәмамлый. 9 класстан соң Казанга килеп училищега укырга керә, бер үк вакытта кичке эшче яшьләр мәктәбендә урта белем алуын дәвам итә. 1966 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла, Германиядә хезмәт итә. Казан дәүләт ветеринария институтына укырга кергәнче туган ягына кайтып, Арча районы “Ватан” совхозында токарь булып эшли. Шушмабаш урта мәктәбендә укып, урта белем турында аттестат ала.

Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый.
Гаилә хәле
Хатыны Флюра, улы Рөстәм, кызы Римма

Эш урыннары үзгәртү

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты.
СПО “Татарское”да нәсел эше буенча җитештерү-экономик эшчәнлек бүлеге җитәкче урынбасары.
Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсенең экономик мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүлек җитәкчесе
ГУП “Элита” баш нәсел хуҗалыгында директор.
Татарстан Республикасы Республика ветеринар лабораториясе җитәкчесе.
“Татар регионара ветеринар лаборатория” ФДБУдә киңәшче.
2000-2002 елларда Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, “ветеринар врач” белгечлеге ала.
Кайда гына эшләсә дә, фән белән кызыксынуын, шөгыльләнүен калдырмый. Докторлык диссертациясен яклый.
Фәнни дәрәҗәләре – биология фәннәре кандидаты, докторы.

Бүләкләре үзгәртү

Авыл хуҗалыгында күпъеллык намуслы хезмәте, республикада ветеринария эшчәнлеген үстерүгә һәм яхшыртуга керткән шәхси өлеше өчен күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хатлары.
Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Мактау грамотасы.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хатлары.
Фәнни эше өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты.
“Ветеринария өлкәсендәге уңышлары өчен”, “Казанның менъеллыгы”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Россия авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен” медальләре, РФнең Авыл хуҗалыгы министры А.В. Гордеевтан исемле сәгать.
Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән казанышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ахметов М.Г. "Язмыш кырларын иңләп"
  • Зыятдинов Б.Ш. "Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!"
  • "Бөек Тукай Ватаны син, Арча!"

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү