Лена Филипсон

(Филипсон Лена битеннән юнәлтелде)

Филипсон Мария Магдалена (19 гыйнвар 1966 ел) — швед поп-җырчысы. «Jupiters kratrar» төркеменең элекке әгъзасы.

швед. Lena Philipsson
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 19 гыйнвар 1966(1966-01-19)[2] (58 яшь)
Туу урыны Ветланда[d], Йёнчёпинг[d], Швеция[3]
Ире яки хатыны Пер Холькнект[d] һәм Монс Хернгрен[d]
Һөнәр төре җырчы, композитор, җырлар автыры, студийный музыкант
Активлык чорнының башы 1982
Катнашучы Eurovision җыр бәйгесе 2004[d]
Музыкаль инструмент фортепиано[d] һәм тавыш[d]
Тавышъязманамә Lena Philipsson discography[d]
Жанр поп-музыка[d] һәм шлягер[d]
Тавыш яздыру лейблы Sony BMG[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт lenaphilipsson.se(швед.)[7]
Нинди веб-биттә тасвирланган bingolottowiki.se/index.php/Lena_Philipsson(швед.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 5020 ± 9[8]
 Лена Филипсон Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1966 елның 19 гыйнварында Швециянең көньяк өлешендә урнашкан зур булмаган Ветланд калачыгында туа.

1982 елда «New Faces» конкурсының швед версиясендә катнаша. Үзенең җыры белән конкурста җиңү яулый. 1984 елда «Boy/You Open My Eyes» синглы чыгарып, шулай ук Швециянең «Melodifestivalen» музыкаль конкурсында катнашып, музыкаль карьерасы башлана. Конкурс җиңүчеләре соңыннан Евровидениеда катнаша.

Башта җәмәгать эшләре департаментында эшли, әммә 1996 елда «Melodifestivalen» конкурсында үзенең «Kärleken är evig» җыры белән 2 нче урын ала һәм шуннан соң эш урынын үзгәртә.

1987 елда җырчы Россия композиторы Игорь Николаев белән бергә «Aquarius» җырын иҗат итә. «Standing In My Rain», «Why», «Leave A Light» хитлары кергән «My Name» альбомы ике ел үткәч популяр булып китә.

1991 елдан Лена Филипсон альбом яздыра. 90 нчы еллар башыннан алып җырчының популярлыгы арта гына, ул 1997 елга кадәр альбомнар чыгаруын дәвам итә.

90 нчы еллар башында поп-йолдыз портреты почта маркасын бизәгән өч җырчының берсе була.

"Евровидение"да катнашуы үзгәртү

2004 елда, җидееллык тәнәфестән соң, Лена Филипсон хит-парадка әйләнеп кайта.

«Melodifestivalen» конкурсында Лена дүрт тапкыр катнаша, бу юлы хәтта финалга кадәр барып җитү генә түгел, ә җиңеп чыга. Бу мөмкинлек 37 яшьлек җырчыга Швецияне "Евровидение"да күрсәтү мөмкинлеге бирә. Лена Филипсон "Евровидение"да инглиз теленә тәрҗемә ителгән "It Hurts" җыры белән чыгыш ясый. Җырның композиторы һәм авторы — Томас Эриксон (Thomas Eriksson). Бу диско мотивы буенча җиңел бию композициясе була. Сәхнәгә ачык-сары күлмәктә һәм биек итектә чыга, микрофон белән Тайлер Стивенның (Tyler Steven) «Aerosmith» белән бию манерасын кабатлый. Филипсон Лиза Андреас (Lisa Andreas)[9] белән бишенче урынны бүлешә.

«Det gör ont en stund på natten men inget på dan» альбомы "Евровидение"дан соң тугыз көн үткәч алтын статусын ала, ә «Det gör ont» җыры беренчелектә бара. «Delirium», «Lena Anthem» һәм «På gatan där jag bor»[10] сингллары зур популярлык белән файдалана.

2005 елда Швециянең «Tracks» радио-шоуында кайтаваз нәтиҗәсендә Лена иң яхшы ел җырчысы һәм артисты дип, ә «Det gör ont» җыры иң яхшы ел җыры дип таныла. Шул ук елда Филипсон яңа «Jag ångrar ingenting» альбомын чыгара. Аны алты көн эчендә сатып алып бетерәләр. Альбомның 30 000 артык күчермәсе сатыла. Ноябрдә Лена Филипсон иске һәм яңа җырларын, аның белән әңгәмәләрне үз эченә алган махсус программа чыга. 2006 елның гыйнварында, поп-йолдыз «Melodifestivalen»[11] конкурсын алып баручы була.

2007 елда Филипсон бөек хитлардан торган «Lena 20 år» җыентыгын чыгара. Альбом белән бер вакытта Лена һәм Томас Эрикссон, Стокгольмда, Кытай театрында «Lena+Orup» яңа шоуын башлый. Ул тәнкыйтьчеләрнең уңай бәясен ала, аны 113 000 чамасы кеше карый.

2008 ел башында Гетеборг шәһәрендә шуның премьерасы була, аннары ул Швеция калалары буйлап гастрольгә юллана. 2008 ел азагында Филипсон һәм Эриксон «Dubbel»[12] альбомын чыгара.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #135363462 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. Discogs — 2000.
  3. http://www.jango.com/music/Lena+Philipsson
  4. Karamelodiktstipendiet
  5. Vem vill du se som Årets smålänning?P4 Jönköping.
  6. Lena Ph prisas med LisebergsapplådenExpressen, 2016.
  7. MusicBrainzMetaBrainz Foundation, 2000.
  8. YouTube Application Programming Interface
  9. «Vision Höglandet», archived from the original on 2012-05-24, retrieved 2021-04-26 
  10. Vem vill du se som Årets smålänning?"
  11. TV4 2011, «Lena Philipssons pinsamma flirt med Sven Wollter»
  12. Альбом Dubbel