Ференц Деак (сәясәтче)


Де́ак Фе́ренц (мадьярса  Deák Ferenc; 17 октябрь 1803(18031017), медье Залала — 28 гыйнвар 1876, Будапешт) — 19 нчы гасыр Венгрия сәясәтчесе. 1867 елда төзелгән Австрия һәм Венгрия килешүен булдыручы.

маҗар. Deák Ferenc
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Маҗарстан[3]
Туу датасы 17 октябрь 1803(1803-10-17)[2][4][5]
Туу урыны Шёйтёр[d], Габсбурглар монархиясе[6]
Үлем датасы 28 гыйнвар 1876(1876-01-28)[2] (72 яшь)
Үлем урыны Будапешт, Аустрия-Маҗарстан[6]
Үлем сәбәбе йөрәк-кан тамырлары чирләре
Җирләнгән урыны Керепеши[d]
Ата Ференц Деак-старший[d]
Ана Эржебет Шибрик[d]
Кардәш Antal Deák[d]
Ыруг Deák family[d]
Туган тел маҗар теле
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Әлма-матер Королевская юридическая академия в Дьере[d]
Активлык урыны Будапешт
Сәяси фирка әгъзасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Әгъзалык Маҗарстан фәннәр академиясе[d]
 Ференц Деак Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Ференц гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Ференцны тапканда әнисе Эржебет Шибрик үлеп китә, 1808 елга кадәр малай әтисе Ференц Деакның (аның исеме дә шулай булган) туганы Йожеф Деакның гаиләсендә Залатарнокта тәрбияләнә.

1817 елда Ференц Деак Дьердагы Король фәннәр академиясенә укырга керә. 1817-1819 елларда фәлсәфә факультетында укый, үз аллы конституция һәм ихтыяр тарихын өйрәнә. Пешт шәһәрендә хокук буенча ике еллык тәҗрибә үтә. 1823 елда юрист дипломын ала. Деак әдәбият ярата һәм Шандор Кишфалуди белән Михай Вёрёшмарти шигырьләрен яратып укый. Вёрёшмарти белән Деак башта хат алыша, соңрак шәхсән танышып, аның белән дуслашып китә . 1839 елда Венгрия фәннәр академиясенең әгъзасы итеп сайлана, 1855 елда аның президенты булып китә.

1824-1832 елларда Ференц Деак Зала комитетында адвокат һәм җитемнәр эше буенча комитет секретаре булып эшли. 1833 елда Ференц Деак абые Анталның урынына Братиславага Венгрия сеймы вәкиле булып китә һәм оппозициягә кушыла. Ул крәстияннәрнең хокугын яклый, сүз һәм дин сайлау азатлыгы, үлем җәзасын бетерү өчен көрәшә. Оппозицияда булган эшмәкәрләрне ул Деак фиркасенә берләштерә һәм аның җитәкчесе була. 1848 елда бтәүге Лайош Баттяни Венгр хөкүмәтендә Ференц Деак юстиция министры вазифасына тәгаенләнә.

Венгриядәге 1848-1849 еллардагы күтәрелеш венгр халкының азатлыгы өчен көрәшкә әйләнгәч, Деак Венгрия хөкүмәте белән Вена арасында арадашчы булырга тырышып карый. Бу сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгәч, Деак Кехидакустандагы биләмәсенә кайтып китә. Күтәрелеш җиңелгәч, Деак Габсбургларга каршы сүлпән сугыш алып барырга өнди. 1854 елда ул җир - мөлкәтен сатып, Пештка күчеп килә. 1861 елда вәкилләр җыелышына Дек Пешт шәһәре вәкиле булып сайлана. Деакка беренче чиратта Йожеф Этвёш һәм Иштван Сеченьи ярдәм итә.

1865 елның 15 апрелендә «Pesti Napló» газетасында Деакның киң билгеле булып киткән, Австрия белән Венгрия арасында килешүгә тәүге юл ярган «Пасха мәкаләсе» чыга. 1867 елдан соң Дек Гражданнар кодексын әзерләүгә шактый зур өлеш кертә, аннары зур сәясәттә катнашмый. 1876 елның 28 гыйнварында йөрәк чиреннән вафат була. Дек Керепеши зиратында җирләнгән.

Хәтер үзгәртү

Ференц Дек исеме Венгрия башкаласының бер үзәк мәйданына бирелгән, аннан ерак түгел урнашкан Будапешт метросының үзәк станциясе Деак Ференц исемен йөртә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #59138950 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. SELIBR — 2012.
  4. Macartney C. A. Encyclopædia Britannica
  5. Брокгауз энциклопедиясе
  6. 6,0 6,1 Деак Ференц // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.

Әдәбият үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү