Федор Завалишин (Фөдор Семөн улы Завалишин, 19 февраль 1915(1915-02-19), Ефремов өязе[d], Тула гөбернәсе, Россия империясе — 14 гыйнвар 1985, Воронеж, Воронеж өлкәсе, РСФСР, СССР) — механика өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор (1966). РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. 1946-1954 елларда Үзәк кара туфрак юлагының авыл хуҗалыгы ФТИдә (Воронеж) механикалаштыру бүлеге мөдире. 1954-1966 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты машина-трактыр паркыннан файдалану һәм аны ремонтлау кафедрасы мөдире, 1966 елдан Воронеж авыл хуҗалыгы институтында шул ук вазыйфада. Авыл хуҗалыгында җитештерү процессларын һәм операцияләрен проектлауның теоретик нигезләрен һәм ысулларын эшкәртүгә караган фәнни хезмәтләр авторы.

Федор Завалишин
Туган 19 февраль 1915(1915-02-19)
Ефремов өязе[d], Тула гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 14 гыйнвар 1985(1985-01-14) (69 яшь)
Воронеж, Воронеж өлкәсе, РСФСР, СССР
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]