Файл:Шахмай авылы җирлегендә мөселман мәхәлләләре.pdf

Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбе тарих укытучысы Хәбибуллина Әлфинә Равил кызы. (*Бу мәкалә тарих фәннәре кандидаты Насыйров Гомәр Рафик улы хезмәтләренә таянып язылды.)   

Яңа Чишмә районы җирлегендә мөселман мәхәлләләре. Татар мәхәлләсендә муллаларның тоткан роле

       Яңа Чишмә районы территориясендәге татар авылларына  XVII гасырның 2 яртысы-XVIII гасырның 1 яртысында Сембер өязе йомышлы татарлары тарафыннан нигез салынган, һәм, әлбәттә, ул авылларның мәчетләре дә булган.

Катнаш халык яшәгән авыл һәм шәһәрләрдә, шулай ук Казан шәһәрендә, мәчет төзүне тыюдан кала, XVIII гасыр азагына хәтле мөселманнарның дини тормышы закон белән идарә ителми. Күпчелек татар авылларында мәчетләр  төзелгән, мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән. Хөкүмәтне мәчетләр кызыксындырмаган, дин эшлеклеләре дә гади крестьян буларак кына теркәлгән. Шунлыктан ул чор татар авылларындагы мәхәллә тормышын ачыклау мөмкин эш түгел диярлек.

Чистай өязендә дә 1730 елга кадәр шактый мәчет эшләп килгән. Ләкин 1740 нчы  елларда Казан епархиясе башында Лука Канашевич (татарлар аны Аксак Каратун дип йөрткәннәр) торганда, мәчетләрнең барысы да диярлек җимертелә. 1742-1743 нче елларда чукындыручы каратуннар тарафыннан мәчетләрне җимерү афәте Шахмайны да читләтеп узмый. Әлеге вакыйгаларга кагылышлы документта Шахмайның җимерелгән мәчете кырык еллар элек, ягъни 1700-1705 нче еллар тирәсендә салынганлыгы турында язылган. Тарихның соңгы меңьеллыгы дәвамында халкыбызның яшәү рәвеше ислам дине белән сугарылып килгән. Әби-бабаларыбызның иманга тугрылыгы  нәсел-буыннарына тән һәм рух сәламәтлеге генә биреп калмыйча, тарихның иң афәтле өермәләреннән исән чыгарга мөмкинлек биргән. Шахмай авылы барлыкка килгән XVIII гасырның беренче яртысы тарихта татар халкын милли һәм дини изү аеруча рәхимсез төс алган чор буларак билгеле. 1730-1750 нче елларда татар, чуаш һәм башка урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру иң югары ноктасына җитә. Каратуннарның Исламга киңкүләмле һөҗүме 1742-1743 нче елларда мәчетләрне җимерү белән башланып китә. Алда әйтеп үтелгәнчә, Шахмай авылының беренче мәчете дә бу афәт вакытында туздырыла.

Чукындыручыларның халыкка икенче зур һөҗүме 1749-1750 нче елларда ябырыла. Бу елларда мөселманнар һәм чуаш, мукшы кебек мәҗүси халыклар яшәгән төбәкләрдә көчләп чукындырудан сирәк авыллар гына имин кала. Шахмайлыларга да бу афәт кагыла. Шахмайда барлыгы 4 кеше чукындырыла. Болар – Илмәт Иштирәковның уллары Баязит һәм Байгул, Сөләйман Акбирдин белән улы Мансур, һәм Шахмай бабайның улы Актимер. Байгул белән Актимер өйләнгәннән соң, хатыннары белән яңа туган балалары да чукындырылган санала башлый. 1762 нче елгы ревизия вакытында Шахмайдагы барча чукындырылган халык 6 ир-ат һәм шул ук сандагы хатын-кыз затыннан гыйбарәт булган.

XVIII гасыр уртасында чукындырылган татарларны “крещенные” дип язылганлыкларыннан чыгып кына, христиан динен тотканнар икән дип исәпләргә һич тә ярамый. Ул заманнарда көчләп чукындырылган кешеләр ревизия кенәгәләренә һәм башка документларга урыс исемнәре белән “новокрещеные татары” дип теркәлгәннәр. Ә Иван Грозный заманнарыннан алып, 1730 нчы елга чаклы чукындырылганнарга “старокрещеные татары” дигән исем тагыла. Хәзер без “керәшеннәр” дип атаган халык шул “старокрещеныйларның” нәсел дәвамчылары булып тора. Болар элек исламда булмаган, яки мөселман дип шартлы рәвештә генә саналган кавемнәрне чукындыру нәтиҗәсендә оешкан. 1730-1750 нче елларда исә татарларның элек-электән ислам динен тоткан өлеше чукындырыла. Шунлыктан, көчләп чукындыру һәм урыс исеме белән язылу белән генә бу кешеләр мөселман булудан туктамаган. XIX гасырның беренче яртысында “новокрещеные татары” дип аталучыларның күпчелек өлеше үзләрен хак мөселман итеп танытуга ирешәләр. Шахмайга килгәндә, 1795 нче елгы V ревизия вакытында авылда бары тик мөселман халкы гына яшәгән. Авылдагы чукындырылган кешеләр яңадан дингә кайтканнармы, яисә башка җиргә күчерелгәннәрме, әлегә билгеле түгел.

1750 нче еллар ахырында халыкта зур ризасызлык тудырган һәм баш күтәрүләргә китергән көчләп чукындыру сәясәте йомшартыла. Шуннан соң җимерелгән мәчетләр урынына яңалары торгызыла башлый. 1760 нчы елларга караган йомышлы авыллар исемлегендә Шахмайда 182 ир-ат затына бер мәчет булуы турында мәгълүмат китерелә. Авылда агач мәчет булуы 1790 нчы еллар ахырында язылган икътисади тасвирламада да теркәлгән.

Россиядә көчләп чукындыру сәясәте «көтелгән» нәтиҗәләр бирә алмый һәм мөселман халкының күпчелеге үз динендә кала. Татар халкында үз итеп Әби- патша дип йөртелгән императрица Екатерина II 1767 елның июнендә Казанга килә, халык белән очраша. Казанның Татар бистәсеннән сайланган Якуб Бимәтов тарафыннан мондагы бистәләрдә, өязләрдә, авылларда мәчет салдыруны сорап язган хат тапшырыла. Екатерина II мөселман факторын юк итү адымына бармаска карар кыла һәм мәсьәләләрне безнең файдага хәл итә. Мөселманнарның хыялын тормышка ашырырга юл ача, рөхсәт бирә. 1767 елда Идел буйлап сәяхәте вакытында Екатерина II Болгар җиренә дә туктала, яхшы таш плитәләр тезелгән шактый таза корылма калдыкларын, ике биек манараны, аяк астында аунап яткан язулы майолика кыйпылчыкларын, болгар-татар патшаларының исемнәре төшерелгән тәңкәләрне күреп, болгарларны, сугышларда катнашмый, низагларны акыл белән хәл итә торган белемле һәм укымышлы борынгы мәгърифәтле халык дип атый... Болгарның изге ташларын чиркәү нигезенә салдырган (ул вакытта Успенский чиркәү төзелеп килә) өчен Екатерина II Казан архиерее Лука Канашевичны ачы сүзләр белән сүгеп, аңа абруйлы патша Петр I нең сүзләрен исенә төшерә: “Не ломать сию древность!”

Патшабикә 1773 елда Уфада «Оренбург Диния нәзарәте төзү турында» указ («О создании Оренбургского магометанского духовного собрания») чыгара һәм ислам динен тигез хокуктан мәхрүм итү, кимсетү туктатыла. Чөнки XVIII гасырга кадәр мәктәп һәм мәдрәсәләр эшчәнлеге турында телгә алынмый, ә Диния нәзарәте төзелгәннән соң, «алар каршында мәчетләр төзергә һәм мәдрәсәләр ачарга рөхсәт ителә». XVIII йөзнең 70 нче елларында Казанда өч мәдрәсә барлыкка килә (Ахундов, Апанаев, Әмирханов мәдрәсәләре). Халык телендә шундый легенда да яши: 1767 елда сәүдәгәр М.И. Юнусов акчасына яңа таш мәчет салына башлый (Әфәнде ягъни Мәрҗани мәчете). Озак вакыт хөкүмәт төзергә рөхсәт бирмәгән була. Казанга килгән Екатерина II рөхсәт бирә, ләкин, русларның кара эчле поплары, диндарлары патшабикә исеменә шикаять җибәрәләр: имештер, татарлар, ул биргән рөхсәттән файдаланып, мәчет өстенә артык биек таш манара өяләр. Атаклы рус падишаһы Екатерина II моңа карата: “Мин татарларга урынны җирдән бирдем. Күккә исә минем хакым юк. Шуңа күрә алар күккә үзләре теләгәнчә күтәрелә алалар..."-дип җавап биргән, диләр.

Шулай итеп, татар кавеменең караңгы, изелгән гасырларны узып китеп, өметле яңа чор башлана. XVIII гасыр ахырына таба барлык татар авылларында да диярлек мәчетләр һәм алар каршында мәктәпләр эшли, ә XIX йөз уртасына бары тик Казан краенда гына да 430 мәктәп һәм 57 мәдрәсә исәпләнә.

Диния нәзарәте башында император указы белән билгеләнүче мөфти торган.  Мулла булырга теләүчене башта мәхәллә кешеләре сайлаган, кандидатның вазыйфага туры килү-килмәвен мөфти тикшергән, губернатор указ нигезендә эшкә керешергә рөхсәт биргән. Шулай итеп, 1917 елга чаклы яшәгән тәртип урнаша. “Указлы” мулла ташламаларга ия булган, мәсәлән, җан башыннан салымнан, рекрут, соңрак, хәрби хезмәттән азат ителгән. Бурычлар да йөкләнгән: 16 яше тулмаган кешеләргә никах уку тыелган,1829 нчы елдан муллаларга үз мәхәлләләрендәге халыкның метрикаларын алып бару вазыйфасы да йөкләнә. Җомга намазында дога кылганда патша исемен атамаган өчен муллалыктан колак  кага алган. Муллалыкка указ һәм диплом бирүнең төгәл тәртибе бюрократик традицияләр белән данлыклы император Николай I идарәсе (1825-1855) елларында формалаша. Шул вакыттан башлап, Диния нәзарәтендә мәхәллә һәм муллалар исәпкә алынып, ведомостька кертеләләр. Нәкъ шул документлар  хәзерге вакытта аерым авыллар һәм мәхәлләләр тарихын яктыртуда төп тарихи чыганак булып исәпләнелә дә инде. 1832 елда мәхәлләләр саны үсүгә киртә куела: моннан соң һәр мәчет губернатор рөхсәте белән 1 мәчеткә 300 ир-ат туры килсә генә  ачылырга тиеш була. Димәк, 2 нче мәчетне төзер өчен ир-ат саны 600 гә җитәргә кирәк була. Хөкүмәт мәхәлләнең  санап үтелгән һәр кешесенең ризалыгын алуны таләп итеп, мәчет төзергә рөхсәт алу еллар буена сузыла башлый.

Озакламый тагын бер яңалык өстәлә: чиркәүләр кебек үк мәчетләрне дә архитекторлар төзегән яки, һич югы, губерна архитекторы раслаган проект буенча төзү таләп ителә башлый. 1837 елда мәчет проекты үрнәкләре тупланган альбом дөнья күрә, монда өч тәрәзәле агач мәчеттән  алып ике катлы таш мәчет үрнәге дә табарга мөмкин була. Бу кагыйдә 1865 елда бетерелсә дә, XX гасыр башына кадәр бу үрнәкләр кулланылышта йөри.

   1888 елның 16 июлендә эчке эшләр министры Д.А. Толстой тәкъдиме белән        Алекса́ндр III фәрманы́ кабул ителә.Ул Оренбург Диния нәзарәтенә (мөфтиятенә) караган мөселман руханиларының белем дәрәҗәсен билгеләү таләбен чагылдыра («О введении образовательного ценза для духовных лиц магометанского исповедания по округу Оренбургского духовного собрания»). Фәрманда, Оренбург Диния нәзарәтендә (мөфтияттә) эшләргә билгеләнә торган дин әһеленең белем дәрәҗәсе рус гимназиясенең башлангыч 4 нче сыйныфы яки өяз һәм шәһәр училищеләре яисә татарлар өчен ачылган Укытучылар мәктәбе күләмендә булырга, аерым очракта 2 сыйныфлы башлангыч халык училищеләрен тәмамлаучылар белеменнән дә түбән булмаска тиеш, дигән таләп куела. Шәһәр мәхәлләләре имамнары - бер сыйныфлы башлангыч халык училищеләре күләмендә, авыл муллалары - русча сөйләшерлек һәм укырлык дәрәҗәдәге белемгә ия булырга тиеш, диелә. Авыл муллаларының белем дәрәҗәсен билгеләүче таныклык өяз училищеләре советы тарафыннан бирелергә тиеш була. Фәрман 1891 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә; бу фәрман алда аталган вазифаларны моңарчы үтәп килгән дин әһелләренә кагылмый.

       Шахмай авылында беренче мәхәллә XVIII гасырның 2 нче яртысында оеша. XX гасыр башында эшләгән мәчет 1879 төзелгән.  Икенче мәхәллә 1879 оеша. 1870 елларда төзелгән мәчет искерә, халык сыймый башлый. 1910 елның 8 январендә мәхәллә кешеләре киңәш итеп мәчеткә ремонт ясала, 3 нче уку залы өстәп төзелә.1879 нчы елда Шахмайда, икенче мәчет салынып беткәннән соң, тагын бер мәхәллә оеша. Шул ук елны беренче мәхәлләдә дә яңа мәчет төзелә.

      Татар общинасында мулла зур роль уйнаган. Закон һәм борынгыдан килгән йола буенча мулла (белеме буенча имам-хатиб) мәхәллә кешеләре тарафыннан сайлап куелган. Бер мәхәлләгә 1мулла туры килгән, әгәр ул бик карт булса, икенчене дә сайларга мөмкин булганнар. Мәхәлләдә мөгаллим яки мөдәррис тә билгеләнгән. Алар икесе дә балаларга белем бирү белән шөгыльләнгән, ләкин мөдәррис югарырак дәрәҗәгә ия, чөнки ул Диния назәрәтендә имтихан вакытында күбрәк белем күрсәтүчегә бирелә. Шулай ук мәзин (азан әйтүче) дә булган, ул кечкенә авылларда “указсыз” гына да муллалык вазыйфасын башкарган.

     Мәдрәсәдә белем алып, төрле катлау кешеләре муллалыкка билгеләнә алган, еш кына муллалык нәсел буенча да күчкән. Мулла һәрвакытта да шул авыл кешесе булмаган, еш кына мулла башка җирдән дә китереп билгеләнгән. Мәсәлән,1875 нче елда, Шахмай авылында икенче имам Сөнгатулла Нигъмәтуллин вафат булганнан соң, аның урынына Югары Майна авылыннан Әхмәт Корбангали улы Габдерәшитов чакыртыла. Аның уллары да аталары эшен дәвам итүчеләрдән булалар. Мәхәллә кешеләре бай булса, муллага тирән белем, оста вәгазьчелек, күркәм тышкы кыяфәт кебек югары таләпләр дә куя алганнар.

     Дин эшлеклеләренең төп максаты киләчәк буынга белем бирү була. Малайлар мәктәптә 2-3 ел буена гарәп хәрефләре белән укырга-язарга өйрәнгән. Уку мәчеттә яки махсус бинада  яки укытучының өендә барган. Кыз балаларны мулла хатыны абыстай укыткан.

     Югарырак белем алырга теләүчеләр укуны мәдрәсәдә дәвам иткәннәр. Мәдрәсәләр шәһәрләрдә, зур һәм бай тормышлы авылларда мәчетләр каршында эшләгән. Монда да гарәп, фарсы телендә фәлсәфи һәм дини китаплар өйрәнү барган. Мәдрәсәдә шул мәчетнең мулласы мөдәррис тә булган, аңа укыту эшендә хәлфә ярдәм иткән.

     1870 елдан башлап, муллалардан рус теленнән имтихан тапшыруны таләп итә башлагач, шәкертләргә атнага бер тапкыр рус теле укытыла башлый. Мәдрәсәдә ничә ел укыйсын шәкерт үзе билгеләгән, укыганлыкка диплом бирелмәгән. Мәдрәсәдән киткәч, сәләтле һәм матди мөмкинлеге булучылар укуны Мисыр, Төркия кебек илләрдә дәвам иткән.


Халыкны дини рухта тәрбияләүдә имамнарының өлеше бик зур булган. Аларның вазыйфасына дини йолалар башкарудан гайре, балалар укыту, җәмәгать тәртибен кайгырту кебек эшләр дә кергән. Гомумән алганда, имамнар авыл халкының иҗтимагый-мәдәни тормышы белән идарә иткән. Тарихи документлар Шахмайда беренче дини мәхәллә авыл барлыкка килгәндә үк оешканлыгын сөйли. Мәхәллә бар икән, аның башында торган имамның булуы да табигый. Ләкин тарихи хәтер һәм язма чыганакларда ул кешеләрнең исемнәре сакланмаган. Архив материаллары буенча, безгә Шахмайның XVIII гасыр ахырында имамчылык иткән Фәйзулла мулланың исеме билгеле. Шуннан соңгы елларда авыл мәхәлләсе белән нигездә аның нәселеннән чыккан имамнар җитәкчелек итә. Шахмайның дини тормышын җитәкләүдә башка авыллардан килгән муллаларның да өлеше зур була.


               

Бу файлны кулланган битләр юк.