Фаикъ Таһиров

(Фаик Таһиров битеннән юнәлтелде)

Фаикъ Таһиров (Фаикъ Шакирҗан улы Таhиров; 16(28).10.1906, Олы Ачасыр, Зөя өязе, Казан губернасы - 28.03.1978, Мәскәү, СССР)— татар рәссамы, графигы, техник фәннәр кандидаты (1939 ел).

Фаикъ Таһиров
Туган телдә исем Фаикъ Шакирҗан улы Таhиров
Туган 16(28).10.1906
Олы Ачасыр, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлгән 28 март 1978(1978-03-28)
Мәскәү, СССР
Һөнәре галим, язучы
Бүләк һәм премияләре Лейпциг шәһәре Магистраты грамотасы (1959)

Биографиясе үзгәртү

1906 елның 16 (искечә 28) октябрендә Казан губернасы Зөя өязе Олы Ачасыр авылында (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылы) рәсем, сызым һәм каллиграфия укытучысы, татар язуы һәм орфографиясе реформаторы Шакирҗан Таһиров (1858-1918) гаиләсендә туа. 1918 елда, атасы үлеменнән соң, Екатеринбург шәһәренә күченә. Анда Урал сәнгать-сәнәгать институтына укырга керә, бер үк вакытта рәсем студиясендә эшли. Аннары Казанга кайтып Казан архитектура-сәнгать институтына укырга керә.[1]

1924 елдан рәсем күргәзмәлерндә катнаша башлый. 1925 елдан Мәскү шәһәренә күченеп 1925-1930 елларда Югары сәнгать-техника институтында укый. 1930-1933 елларда Мәскәү полиграф институтында шрифт теориясе һәм практикасын укыта. Шрифт, китап, плакат рәссамы булып эшли. 1939 елда техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ия була.

1978 елның 28 мартында Мәскәү шәһәрендә вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны - Александра Николай кызы Коробкова (1905-1981) - рәссам, «Азат хатын» журналының беренче рәссамы. Кызы - Рейда.[2]

Иҗаты үзгәртү

Фаикъ Таһиров конструктивлык стилендә иҗат итә. Китап бизәү юнәлешендә ул, татар орнаметларын куллана, рус китапларын нәкышләүдә катнаша. 1920-1930 елларда аның СССР нәшриятларында утызлап китап бизәве, шулай ук берничә гарәп шрифты, татар полиграфиясе өчен яңалифләр ясавы билгеле.

1925 елда Парижда Бөтендөнья гамәли бизәлеш сәнгате күргәзмәсе үткәндә Татарстанның үз бүлеге булып анда Фаикъ Таһиров ясаган китап тышлыклары да кертелә.

1950-1960 елларда Фаикъ Таһиров уйгыр, һинд, корея һәм башка телләр өчен шрифтлар иҗат итә.

СССР, шул чорда, Фаикъ Таһиров ярдәме белән, башка илләр тарафыннан җитештерелгән шрифтлардын баш тарта ала.

Чыганаклар үзгәртү

  • «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
  • «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү