Фәгыйлә Ибраһимова

(Фагыйлә Ибраһимова битеннән юнәлтелде)

Ибраһимова Фәгыйлә Нурулла кызы (11 март 1926 ел8 сентябрь 2010 ел) — ССРБ-ның авыл хуҗалыгы алдынгысы. Социалистик Хезмәт Герое (1973).

Фәгыйлә Ибраһимова
Туган 11 март 1926(1926-03-11)[1]
Төмән районы, Төмән өлкәсе, СССР
Үлгән 19 август 2010(2010-08-19)[1] (84 яшь)
Төмән өлкәсе, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

Биографиясе үзгәртү

Фәгыйлә Нурулла кызы Ибраһимова 1926 елның 11 мартында Төмән өлкәсе Төмән районының Талмы (Есаул) себер татарлары авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Атасы Нурулла ат, ә әнисе Мәрфуга бозау караучы булып эшләгән.

1941 елда ул Есаул башлангыч мәктәбен тәмамлаганда Бөек Ватан сугышы башлана, һәм Фәгыйлә колхоз басуларында төнне көнгә ялгап, ал-ял белми эшли.

1944-1945 елларда аңа балыкчылар артелендә эшләргә туры килә. 1947 елда авылдашы Ибраһимов Әнвәргә кияүгә чыга. Гаиләдә сигез бала үсә, тугызынчысын тәрбиягә алалар.

1961 һәм 1963 елларда «сигез бала тәрбияләгән ана» буларак Фәгыйлә Ибраһимова ССРБ Югары Советы Президиумы Указына ярашлы II һәм III дәрәҗә «Ана даны» ордены белән бүләкләнә.

1946 елдан Төмән районының «Тура» совхозында савымчы булып эшли, 1968 елда һәр сыердан елына 3200 кг, 1972 елда — 4546 кг, 1973 елда — 4031 кг сөт савып алуга ирешә.

1973 елның 6 сентябрендә ССРБ Югары Советы Президиумының Указы белән «сөт савып алуда өлгәшкән уңышлары өчен» Фәгыйлә Нурулла кызы Ибраһимовага «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелә, аңа Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла.

Хезмәт алдынгысы Бөтен Союз Халык Хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша, 1976 елда КПСС-ның XXV съездына делегат итеп сайлана.

2010 елның 8 сентябрендә Төмән өлкәсенең Талмы (Есаул) авылында вафат була.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Большая Тюменская энциклопедия : в 3 к. / Абрамов Н. В. и др. — Тюмень : НИИ регион. энцикл. ТюмГУ ; Екатеринбург : Сократ, К. 2: И — П. — 2004 г. — 495 с. — ISBN 5-88664-171-8

Искәрмәләр үзгәртү