Учур Алексеев (5 июль 1912, Граббевский станицасы, Ростов губернасы — 21 август 1981, Уфа) — ССРБ хирургы, укытучы. Медицина фәннәре докторы (1967), профессор (1968). БАССР‑ның атказанган табибы (1957), БАССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1972). Бөек Ватан сугышында катнашучы. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә (1942), Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (1943).

Учур Алексеев

Биографиясе үзгәртү

Алексеев Учур Абушинович 1912 елның 5 июлендә Ростов губернасының Граббевский станицасында туа. Атасы А. Деникин гаскәре белән эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.

Учур Абушинович Ремонтное авылында урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Дондагы Ростовта химия—фармацевтика техникумында белем ала. Техникумны тәмамлагач, Үрге Дон районы Мешковская станицасы аптекасының мөдире булып эшли. 1939 елда И. М. Сеченов исемендәгә 1-нче Мәскәү дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

Учур Алексеев Бөек Ватан сугышында катнаша: 1941 елдан — полк табибы, медсанбат командиры, 1942 елдан — ялан госпитале, 1944 елдан — Ишембай каласындагы 5920‑нче эвакогоспитальдә эшчәнлеген алып бара. 1942 елда «Батырлык өчен» медаленә, 1943 елда Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

1946 елдан алып Уфаның 1‑нче үзәк клиник хастаханәсе начальнигы булып эшли.19481950 һәм 19551960 елларда Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табибы вазифасын били, шул ук вакытта, 1948-1955 елларда, Бөек Ватан сугышы инвалидларының Уфа туберкулез госпиталендә төп хирург булып эшли.

1957 елда Учур Алексеев БАССР-ның атказанган табибы, ә 1972 елда БАССР‑ның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә.

1960 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта: 1966-1978 елларда факультет хирургиясе кафедрасы мөдире вазифасын били, 1967-1974 елларда гыйльми эшләр буенча проректор булып эшли.

1967 елда медицина фәннәре докторы исемен яклый, бер елдан исә профессор дәрәҗәсенә лаек була.

Алексеевның гыйльми эшләре үпкә хирургиясе мәсьәләләренә багышланган. Учур Абушинович плевра ябешкәген хирургик ысул белән дәвалауны камилләштерә, каверноз туберкулез белән авырганда кымыз белән дәвалауның нәтиҗәлелеген билгели.

Алексеей 130 тирәсе гыйльми эш авторы була.

1981 елның 21 августында Уфада вафат була.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Экстраплевральный пневмолиз при туберкулёзе. Уфа, 1962

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү