Урта түбә[1]. (рус. Мысовая) — Уралдагы бик борынгы палеолитик туплавык. Карабалыкты күленең көнбатыш ярында, Башкортстанның Әбҗәлил районы Ташбулат авылыннан ерак түгел җирдә, урнашкан. Ашёль мәдәниятенең күп катламлы җирлеге булып тора.

Урта түбә
Карабалыкты күленнән каршы ярдагы борынгы кешеләр торулыгы булган якка күренеш

Өйрәнү тарихы үзгәртү

1959-1961 елларда Г. Н. Матюшин ачкан һәм тикшерү эшләрен башкарган. Ул табылган урынны Мысовая дип атаган, башкортлар исә Урта түбә дип йөртә. Мезолит һәм неолит катламнарын аерып күрсәткән (Карабалыкты VII). Урта түбә II торулыгында балчыктан эшләнгән кәтүккә охшаган әйбер, шахмат фигуралары ролен уйнаган конуслар табылган[2][3].

1962-1968 елларда мезолит, неолит һәм аннан соңгы дәверләр мәдәният катламнары казылып чыгарыла.

1971 елда археолог О. Н. Бадер 2 метр куәтлелекле аскы палеолитик катламын тикшергән һәм ашель белән мустьер мәдәниятләренә тартым булган кремний кораллары, нуклеус һәм тапчыклар, үзенчәлекле кул кул белән кисү коралларын җыеп алган[4]. Ул торулыкны Урта түбә дип исемләгән.

Тасвирлау үзгәртү

Торулыкның мәйданы — 100 м². Туплавык туф токымнарыннан өйөп салынган зур булмаган калкулыктан торган борын (мыс).

Утраклы катламнарына палеолит, мезолит, неолит, энеолит, соңгы бронза һәм иртә тимер дәверләренең мәдәни калдыклары бар. Торулыкта иртә палеолитның торак эзләре табыла, торак кыя арасындагы тарлавыкта урнаштырылган. Анда чоппер һәм таш балталар табылган. Ашель тибындагы кораллар кара-төтенсу яшмадан эшкәртелгән.

Соңгарак дәвердәге табылган кораллар ташбакага охшаш нуклеуслар, мустьер очлыклар. Алар шомартылмаганнар һәм мустьер мәдәниятенә караганда күпкә соңгы дәвергә — якынча 200-120 мең ел элеккерәк чорга карыйлар.

Урта түбә материаллары Уралга көньяктан төньякка хәрәкәт итүче тәүге күченеп утыручылар неандерталецлар булуын раслый. Неандерталецларның үзләренең мәетләре Урта түбәдә табылмаган.

Урта түбә туплавык табылдыклары саклана:

Әдәбият үзгәртү

  • Урта-Тубе//Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Бадер О. Н., Матюшин Г. Н. Новый памятник среднего палеолит на Южном Урале //Советская археология, 1973, № 4.
  • Матюшин Г. Н. Мезолитический и неолитическая комплексы поселения Мехового на Южном Урале //Советская археология, 1973, № 4.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Урта́-Тубе́ // Ульяновск — Франкфорт. — М. : Советская энциклопедия, 1977. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 27)
  2. Матюшин Г.
  3. Матюшин Г. Н. Археологический словарь. Москва: «Просвещение», 1996. (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-03-29, retrieved 2020-08-29 
  4. статья в Большой советской энциклопедии

Сылтамалар үзгәртү