Урманасты Шынталысы китапханәсе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Татарстан Республикасы Алексеевск районы Урманасты Шынталысы авылы китапханәсе һәм китапханәчеләре.

     Беренче китапханәче – Махмутова Рәшидә Шәйхетдин кызы (01.09.1926-29.06.2014). 1950 нче елда  авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча махсус урта белем алып кайтканнан соң, хезмәт юлын китапханәче булып башлый. Ул елларда  авылда  кеше күп, мәктәп укучылары гына да 200 дән узып китә. Китапханә бик кечкенә бинада урнашкан. Анда бер өстәл, 4-5 агач урындык, берничә китап киштәсе була. Китапханәгә  укучылар да, олылар да күп йөргән. Китап фонды ел саен тулыландырыла барган.  Китапларны “Книготорг” аша да, Биләр районыннан да алып кайтканнар. Китапханәче төрле әңгәмәләр оештырган, бәйрәмнәрдә лекцияләр укыган, халык арасында агитация эшләре алып барган, кыр эшчәннәре янына барып,  газеталарда килгән соңгы хәбәрләр белән таныштырган.

1964 нче елда Хамитов Сәгыйть Мөбәрәкша улы (29.02.1935 – 07.05.2004) китапханә белгечлегенә укып кайта һәм Махмутова Рәшидә Шәйхетдин кызын алыштыра. Ул, Рәшидә апаның эшен дәвам итеп, барлык укырга сәләтле булган авыл халкын китапханәгә тарта, алар белән төрле чаралар үткәрә. Сәгыйть Мөбәрәкша улы бик таләпчән була. Китапларны алу, кире кайтару бик төгәл үтәлә. Укучылардан китапларның кыскача эчтәлеген дә сорый. Авылда булган төрле оештыру чараларында катнаша, комсомол оешмасын җитәкли, КПСС сафларына кабул ителә. Сәгыйть Мөбәрәкша улы китапханәдә 1964-1968 нче елларда эшли. Шул елларда китапханә тау башына салынган гомуми мәйданы 20 кв.м. булган яңа йортка күчерелә. Бу йорт утын ягып җылытыла. Укымышлылыгын күреп, оештыру сәләтен исәпкә алып, Сәгыйть Мөбәрәкша улын партоешма җитәкчесе итеп сайлыйлар.

   1969 нчы елда китапханә эшенә Сәгыйть Мөбәрәкша улының тормыш иптәше Мөбәракшина Җәмилә Зәйнулла кызы (26.10.1935- 23.02.2020) килә. Махсус белеме булмаса да, ул бик тиз китапханәче эшенең нечкәлекләренә төшенә, барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп эшли. Җәмилә апа китапханәче булып эшләгән  1969-1984 нче елларда китап укучылар саны тагын да артып китә. Китапханәгә йөрүче балалар саны гына да 181 гә җитә. Татар авылында татарча китапларга сорау бикүп була., балалар өчен татарча китаплар  аз булуы бигрәк тә нык сизелә. Китап укучылар санының иң биек ноктага җиткән чоры 1975 нче ел була. Ул елда барлыгы 506 укучы теркәлә. 1978 нче елда бу күрсәткеч кими- 352 кешегә генә кала. Сәбәбе бик гади: яшьләр шәһәргә агыла.
     1975 нче елның көзендә авыл уртасында ике катлы бина төзелә. Беренче катта авыл мәдәният йорты, икенче катында авыл китапханәсе урнаштырыла. Китапханәнең мәйданы – 91 кв.м тәшкил итә. Уку залында бик күп матбугат басмалары белән танышу мөмкинлеге туа. Җылыту системасы үзәкләштерелә, ташкүмер ягыла. Китап фонды байый – 5000 данәгә җитә. Барлык уңайлыклары да булган китапханәдә эшләү күпкә җиңеләя төшә. Биредә политукулар, комсомол, партия җыелышлары үткәрелә. 1984 елда Җәмилә апа гаиләсе белән Түбән Камага күчеп китә.

1984-2020 елларда авыл китапханәчесе эшен Нургатина Дилә Сәгыйть кызы (1960) алып бара. Китапханәнең төп бурычларының берсе - китапханәнең иң зур байлыгы булган барлык китапларын, яздырып алган матбугат язмаларын кешеләргә тәкъдим итү, яңа басма әсәрләрне китап сөючеләргә җиткерә, гомумән алганда, халыкның укуга ихтыяҗын канәгатьләндерү, авылдашларның нинди китап белән кызыксынуын белеп тору, яңа формалар өйрәнү икәнен эшкә аяк басуының беренче көннәреннән үк төшенә ул.

     Биредә озак еллар китапханәче булып эшләү дәвамында, ул үз эшенең остасы булып җитешә. Алга куелган бурычларны үтәү өчен,  халык белән күбрәк аралаша, төрледән-төрле очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр һәм күп төрле башка чаралар үткәрә. Әнә шулай  китапханәгә күбрәк укучылар җәлеп итә. Халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китерә. Дилә Сәгыйть кызы ачык йөзле, йомшак күңелле,  китапханә ишеген ачып керүгә сине елмаеп каршы ала, сорауларыңа бик теләп  җавап бирә.
   Ул эшләгән 36 ел вакыт аралыгында китапханә тормышында  истә калырлык мизгелләр бик күп булды. Авыл китапханәсе үзенең җылы, якты, гөлләргә күмелгән уку залында өлкән яшьтәге кешеләребезне котлау, аларны хөрмәтләү йөзеннән очрашулар, мөбарәк булган изге бәйрәмнәребезнең берсе - Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү кичәләре, язучы һәм шагыйрьләрнең юбилейларына  әзерләнгән әдәби кичәләр, шигырь укучылар бәйгеләре, тематик китапханә дәресләре, кроссвордлар чишү, башваткычларга бергәләп җаваплар эзләүгә багышланган уен формасындагы, табигать, тәрбия һ.б.темаларга оештырылган кичәләр – болар барысы да китапханә тарихына кереп калырлык әһәмияткә ия вакыйгалар. Һәр чара китапханәче тарафыннан зур әзерлек белән оештырылды, ә катнашучыларда һәр үткәрелгән чара онытылмас эз калдырды. 
   Дилә Сәгыйть кызы фикеренчә, китапханә - озак еллар китапханәче булып эшләү насыйп булганга, аңа өе кебек якын һәм кадерле урын, шулай ук авылдашлары өчен дә кирәкле, файдалы мәгълүмат үзәге булып тора.

Дилә Сәгыйть кызы тырыш хезмәте өчен Алексеевск муниципаль районы Мәдәният бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан күпсанлы Дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

     Диплом – 1990,2008, 2015, 2017; Мактау грамотасы- 1989, 2018, 2019; Грамота – 2007, 2011, 2013, 2016; Рәхмәт хаты – 2007, 2007, 2013, 2015.

2020 елның августыннан авыл китапханәсен Салахова Айгөл Мөнир кызы җитәкли.Аңа уңышлар насыйп булсын, китапханәгә укучыларның сукмаклары беркайчан да өзелмәсен иде.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү