Уразай авылы мәчете

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек тә Уразай авылында ике мәчет булган. “Башкорт” очы мәчетенә Хәҗимулла Хөсәенов указлы мулла булып торган. Шул ук мәхәлләдә икенче мулла булып Кашафетдин Хөсәенов тора. 1994 нче елның 25 нче декабрендә авылда беренче агач мәчет салына. Мәчет төзелешендә бөтен авыл халкы катнаша.

Викибирелмәләрнең буш элементы
       Типтәр очында Гариф Шәрипов указлы мулла булып торган. Икенче мулласы-Мөхәммәтзакир Шәмсетдинов исәпләнгән. Ә мәчетнең мөәзине булып Латифулла Галиуллин саналган. Иске мәчет 1918 нче елда төзелгән. Ә менә 1978 нче елның 12 июлендә давыл вакытында мәчет җимерелеп төшә. Районда сакланып калган иң соңгы мәчет була ул. Аның бу вакытка кадәр сакланып килүе – авыл халкы динне, йола-гадәтләрне аеруча ихтирам итүе хакында сөйли. Бу урында кибет төзү турында сүз чыккач та, авыл халкы дәррәү күтәрелеп нигезне саклап кала.  2005 нче елның 3 июнендә бу мәчетне яңарту максатыннан беренче нигез ташы салынды. Һәркем ихлас күңелдән мәчет файдасына үз өлешен кертә. Мәчеткә юкка гына “Ихлас” дип исем бирелми. Нигез ташыннан алып, барлык төзелеш эшләрен дә авыл халкы үз көче белән башкара. Бүгенгесе көндә бу мәчетнең имамы булып Фоат хәзрәт тора. Аның нәсел тамыры дини кешеләргә барып тоташа. Хәзрәтнең бабасы, Галәветдин бабай, иске мәчеттә имам булып тора.  Һәр ике мәчеттә Нәҗип хәзрәт белән Фоат хәзрәт балаларга дин сабаклары өйрәтәләр, җәйге ял вакытында лагерь оештыралар,  авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырап тора.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү