Төсле автомобильләр (уен)

Төсле автомобильләртатар халык уены, йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итүче күңелле уен.

Төсле автомобильләр

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар бүлмәнең бер як стенасы буйлап, яки мәйданчык кырыена куелган урындыкларда утыралар. Алар — «автомобильләр». Уйнаучының һәрберсенә нинди булса да (үз теләге буенча) төсле флаг, яки төсле түгәрәк боҗра бирелә.

Тәрбияче бүлмә (мәйданчыкның) уртасына йөзе белән уйнаучыларга карап баса. Ул кулына төрле төстәге өч флаг тоткан. Тәрбияче флагларның берсен югары күтәрә. Кулларына тәрбияченеке төсендәге флаглар тоткан балалар мәйданчык буйлап (теләсә кайсы юнәлештә) йөгереп йөри башлыйлар; йөгергәндә алар автомобиль булып гүелдиләр. Тәрбияче кулындагы флагны югарыдан түбәнгә төшергәч, балалар туктыйлар һәм «автомобильләр кире кайталар» дигән сигналдан соң әкрен генә үз «гаражлары» (урындыклары) янына юнәләләр. Аннан соң тәрбияче икенче төстәге флагны югары күтәрә, һәм уен яңадан башлана.

Тәрбияче флагларны югарыга берәмләп, икешәрләп яки өчесен дә берьюлы күтәрә ала. Флагларның өчесен дә берьюлы күтәргәндә, барлык автомобильләр дә үз «гаражларыннан» чыгалар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү