Төркия белән Сүриядә җир тетрәү (2023)

2023 елның 6 февралендә Төркия һәм Сүриядә урын алган җир тетрәүләр сериясе

[9]

Төркия белән Сүриядә җир тетрәү
Сурәт
Дәүләт  Төркия[1]
 Сүрия
Административ-территориаль берәмлек Газиантеп[d][2] һәм Кахраманмараш[d][2]
Урын Газиантеп[1] һәм Кахраманмараш[1]
Вакыт мизгеле 6 февраль 2023[1]
Яраланганнар саны 120 000
Үлүчеләр саны 50 132[3]
Җир асты тетрәүләре саны 2109
Рихтер шкаласы буенча магнитуда 7,8[4][5]
Җир тетрәү магнитудасы мизгеле 7,8[6]
Меркалли шкаласы баллары Mercalli scale IX[d][7]
Вертикаль тирәнлек 17,9 km[8]
Харита сурәте
Төнге күренеше
Коллаж
Ярык Көнчыгыш Анатолия ярыгы[d] һәм Үле диңгез ярыгы[d]
Схематик иллюстрациясе
Карта
 Төркия белән Сүриядә җир тетрәү Викиҗыентыкта

2023 елда Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү2023 елның 6 февралендә тугыз сәгать аралыгында булган ике көчле җир тетрәүнең шартлы исеме. Җир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 50 132[3] кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган. Төркия матәм атнасын игълан иткән.

Үзенчәлекләре һәм эпицентр үзгәртү

7,8 (± 0,1) магнитудалы беренчесенең эпицентры Газиантепның Шеһиткамил районында (Төркия), 7,5 (± 0,1) магнитудалы икенче эпицентр Кахраманмарашның Экинөзү районында (Төркия) була. Җир тетрәүләрдән соң йөзләгән җир этәргечләре (җир тетрәүләре) теркәлә, аларның иң көчлесе 6,7 магнитудага җитә.[10]

Төркия җир тетрәүгә дучар булган иң актив районнарның берсендә урнашкан. Ләкин, 2023 елның 6 февралендә җир тетрәү булган район чагыштырмача тыныч булып санала. 1970 елдан башлап 2023 елның 6 февраленәчә җир тетрәүдән 250 километр радиуста нибары 6 яки аннан да югары булган өч җир тетрәү булган. Шуларның иң зуры, 6,7 магнитуда, 2020 елның 24 гыйнварында була.[11]

Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2023 елның 8 февралендә Төркиядә ике яңа җир тетрәү булган, иртәнге сәгать 8:52-дә җир асты тетрәүләре Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба һәм Афшиннан көньяк-көнбатышка таба теркәлгән, ә җир тетрәү учагы 4 чакрым тирәнлектә урнашкан була, сәгать 10:48-дә 4,8 магнитудалы җир асты тетрәүләре Гексуннан 26 чакрым ераклыкта һәм Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба 85 чакрым ераклыкта теркәлгән.[12]

Тәэсире үзгәртү

Җир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 50 132[3] кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган.[13][14][15][16][17]

Төркиядә гадәттән тыш хәл һәм җиде көнлек матәм игълан ителә, ә фаҗигадән зыян күргән ун провинциядә өч айга гадәттән тыш хәл режимы кертелә.[18] 53 меңнән артык кеше эзләү-коткару эшләренә җәлеп ителгән.[19]

Җир тетрәү 1939 елда Эрзинҗанда булган җир тетрәүдән соң Төркиядә иң көчле дип табыла.[20]

Җир асты тетрәүләре Төркия, Сүрия, Ливан, Иордания, Гыйрак, Казакъстан, Пакистан, Кипрда, Әрмәнстан-Грузия чигендә теркәлгән. Җир тетрәү Латакия һәм Хама (Сүрия) шәһәрләрендә, Газиантеп (Төркия) шәһәре янында зур җимерелүләргә китергән,[21] 5,7 мең бина,[22] шул исәптән Рим империясе чорында төзелгән Газиантеп ныгытмасы, Юнесконың бөтендөнья мирасына кертелгән Сүрия цитаделе (ныгытмасы) җимерелгән.[23]

Сүриядәге иң эре нефть эшкәртү заводы булган Банияс, җиһазлары ватылу сәбәпле эшен туктата һәм аэропортларын яба.[24]

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, ике илдә җир тетрәүдән 23 миллионга кадәр кеше каза күрүе ихтимал.[25][26]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 https://www.yenisafak.com/deprem-hangi-illlerde-oldu-6-subat-2022-merkezussu-kahramanmaras-pazarcik-olan-depremin-hissedildigi-10-il-h-4505127
  2. 2,0 2,1 https://www.yenisafak.com/deprem-hangi-illlerde-oldu-6-subat-2022-merkezussu-kahramanmaras-pazarcik-olan-depremin-hissedildigi-10-il-h-4505127 — 2023.
  3. 3,0 3,1 3,2 https://www.aljazeera.com/news/2023/2/25/death-toll-climbs-above-50000-after-turkey-syria-earthquakes
  4. https://web.archive.org/web/20230206021003/https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executive
  5. https://www.washingtonpost.com/world/2023/02/05/turkey-earthquake-istanbul-death-toll/
  6. https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/origin/detail
  7. https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executive
  8. https://earthquake.usgs.gov/earthquakes/eventpage/us6000jllz/executiveearthquake.usgs.gov.
  9. https://geohack.toolforge.org/geohack.php?params=37.174_N_37.032_E_globe:earth&language=en
  10. Son Depremler.
  11. M 7.8 - Central Turkey. earthquake.usgs.gov. 2023-02-06 тикшерелгән.
  12. Төркиядә бер көн эчендә ике яңа җир тетрәү теркәлгән.
  13. Sakina Fatima (2023-02-06). Another powerful earthquake hits Turkey hours after first kills 1300. The Siasat Daily. 2023-02-06 тикшерелгән.
  14. Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 12 меңнән артты.
  15. Turkish, US top diplomats discuss assistance after deadly quakes (2023-02-09).
  16. More than 11,000 confirmed dead in Turkey and Syria in deadliest earthquake in over a decade.
  17. Henley, Jon. Turkey-Syria earthquake updates: death toll nears 16,000 as 72-hour ‘rescue window’ passes - live news (2023-02-09). 9 февраль 2023 тикшерелде.
  18. [Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=39765 Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 14 меңнән артып китте.]
  19. Эрдоган: Төркиядә җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 3,5 мең кешедән артты.
  20. Төркиядә көчле җир тетрәү: «Туганнарның өйләре ишелгән, ике онык юк, диделәр».
  21. В Турции и Сирии произошли сильные землетрясения. Сибирь.Реалии. әлеге чыганактан 2023-02-06 архивланды. 2023-02-06 тикшерелгән.
  22. Төркиә һәм Сүриәләге ер тетрәү 8 меңдән ашыу кешенең ғүмерен өҙгән.
  23. Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды.
  24. Главное о землетрясении в Турции и Сирии: больше тысячи погибших, разрушенные памятники и новые мощные толчки. Коммерсантъ (2023-02-06). 2023-02-06 тикшерелгән.
  25. Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды.
  26. Геосотрясение (2023-02-07).

Сылтамалар үзгәртү

  Геология порталы
  Сейсмология порталы
  Җәмгыять порталы