Тәхт-и Сангин

Таҗикстанда археология урыны

Тәхт-и Сангин (Таҗик теленнән тәрҗемә иткәндә: "Таш Тәхет") көньяк Таҗикстанда, Вахш елгасы һәм Пәнҗ елгасы кушылуы урыны янында, Амудәрья агып чыгу урыны янында урнашкан археологик урын. Эллинистик чорда ул Греко-Бактрия патшалыгында Кушан чорында кулланылып безнең эраның 3-енче гасырына кадәр кулланылышта булган Вахш елгасына (Оксус) зур гыйбадәтханә белән шәһәр булган. Бу урын Оксус хәзинәсе чыганагы булырга мөмкин булган.[1]

Тәхт-и Сангин
Дәүләт  Таҗикстан
Административ-территориаль берәмлек Хәтлан вилаяте
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d]
Схематик иллюстрациясе
Карта
 Тәхт-и Сангин Викиҗыентыкта

Тәхти Сангиннан Бактрия исеме "Атросокес"тан Оксус Илаһына Грек телендә багышлау белән Эллинистик Марсьяс силены. Оксус Гыйбадәтханәсе, Тәхт-и Сангин, безнең эрага кадәр 200-150 еллар. Таҗикстанның Борынгылыклар Музее.

Тасвирлама үзгәртү

Тәхт-и Сангин Аму Дәрьяның көнбатыш яры һәм көнбатышта Тешик Тош тавы нигезе арасында кысылган күтәрелгән яссы даирәдә урнашкан. Бу терраса төньяктан көньякка якынча өч километр озынлыкта һәм киңлектә 100 метрдан 450 метрга кадәр. Урын Вахш / Аму Дәрья елгасы Пәнҗ елгасы (борынгы Охус) кушылган ноктадан соң ук, Оксус Хәзинәсе табылган Тәхт-и Кувадтан биш километр төньякта урнашкан. Башка әһәмиятле Греко-Бактрия урыны Ай Ханум шулай ук Пәнҗ елгасында, көнчыгышка йөз километрдан бераз гына ераграк арада урнашкан. Чүлмәк табылдыклары Тәхт-и Сангинның бөтен террасасында безнең эрага кадәр өченче һәм икенче гасырларда кеше яшәгәнен күрсәтә. Елга һәм тау биләмәнең көнчыгыш һәм көнбатыш якларында табигый яклау тәэмин иткән, әмма шәһәр стеналары шәһәрнең төньяк һәм көньяк очларында каплаган. Дәвам итеп, көнчыгыш-көнбатыш стеналар урынны берничә өлешкә бүлгән. Урын нәкъ аның тирәли даирәдә бик чикләнгән эшкәртелгән җирдән тәэмин ителә алмаган. Урынның сәяси һәм/яки дини әһәмияте аңа ераграк урнашкан басулардан ресурсларны алырга мөмкинчелек биргән. Линдстрөм фаразы буенча биләмә һәм аның гыйбадәтханәсе бөтен Бактрия өчен Оксуска табынуның үзәк дини урыны буларак функцияләгән. Безнең эрага кадәр 130-ынчы елларда, урын таланган булган, мөгаен, Кушаннар тарафыннан һәм алар хөкеме астында урын ташландык булып киткән.[2]

Оксус Гыйбадәтханәсе үзгәртү

 
Ионик багана, Оксус Гыйбадәтханәсенең селласы, Тәхт-и Сангин, безнең эрага кадәр 4-енче гасыр ахыры - 3-енче гасыр башы.[3]

Террасаның уртасында цитадель булган, үлчәмнәре якынча 170-210 метрга 240 метр, ун метр биеклектәге ясалма өем түбәсендә. Бу өем тирәли арык һәм төньяк, көнбатыш һәм көньяк якларда ике метр биеклектәге таш дивар. Көнчыгыш якта ул елга белән чиктәш һәм көймә кую урыны эзләре бар, аларга хәзер үтеп булмый.[2]

 
Тәхт-и Сангин, Гыйбадәтханә планы.[4]

Цитадельнең үзәгендә Оксус Гыйбадәтханәсе булган, ул иң элек безнең эрага кадәр якынча 300-енче елда төзелгән булган. Гыйбадәтханә үлчәме аның төзелеше тышкы хөкүмәт, мөгаен Селевкидлар финанслаган икәнен фараз итәргә мөмкинчелек биргән. Гыйбадәтханә тирәли почмакларында һәм һәр якның үзәгендә манара-сыман чыгып торучы урыннар белән массив балчык кирпечле стена. Стена 6 метр калынлыкта, төньяк-көньяк юнәлештә 85 метр киңлектә һәм көнчыгыш-көнбатыш юнәлештә 100 м озынлыкта. [2] Бу стенаның көнчыгыш ягында пропилон (капка юлы) тугърылыклар һәм алтарьлар белән, төньяктан-көньякка 44 м га көнчыгыштан-көнбатышка як. 20 м үлчәмле зур сарай бина янына алып бара. Бу гыйбадәтханә бинасы компас юнәлешләрендә юнәлгән, керүе көнчыгышка, елгага таба юнәлгән.[5] Ул балчык кирпечтән, яссы түбә белән эшләнгән һәм үлчәмнәре киңлектә 44 метр һәм озынлыкта 50 метр.[6] Гыйбадәтханә бинасының фасады сарай яны бинасының бөтен көнбатыш ягы буйлап сузылган. Фасад үзәгендә дүрт баганаларның ике рәте белән айван (баганалы вестибюль). Аның якларында сулда һәм уңда канатлар, һәрберсе өч бүлмә һәм кечкенә манара белән.
"Айван" артында үлчәмнәре якынча 11.5 x 12.7 метр үлчәмле квадрат үзәк зал, дүрт багана түбәне тотып тора.[7] Зал артында таш блоклары бар, мөгаен культ сурәте нигезе. Көньяк һәм төньяк якларда стеналар ике коридорга алып бара, аларның һәрберсе үзәк зал тирәли L-формасында төрелеп бөгелә.
Казып чыгаручылар Игорь Пичикян һәм Борис Литвинский гыйбадәтханә иң борынгы мәгълүм булган Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе булган дип фикер йөрткәннәр, чөнки алар "айван" якларында канатларда бүлмәләрдә көл калдыкларын һәм үзәк залда саф көл тулы чокырлар тапкан. Линдстрөм бу интерпретация белән бәхәскә керә, чөнки үзәк залда чокырлар баганалар астында урнашкан һәмм нигез кертемнәренә охшаган, чөнки үзәк залда ут алтаре шәһадәте булмаганга күрә һәм чөнки сарай бина янында Грек стилендә корбан алтаре булганга күрә.

Вотив табылдыклар үзгәртү

 
Диадема белән Греко-Бактрия хөкемдары башы, Оксус Гыйбадәтханәсе, Тәхт-и-Сангин, б.э.к 3-енче - 2-енче гасырлар. Бу шулай ук Селевкус I портреты булырга мөмкин булган.[8]

Алтыннан, көмештән, бронзадан, тимердән, кургаштан, гипстан, терракотадан, асыл ташлардан, известьташтан, кабырчыктан, агачтан, һ.б. 5000-нән 8000-гә кадәр башка вотив табылдыклар табылган булган. Боларның күпчелеге гыйбадәтханәнең үзәк залында һәм аның артында коридорларда урнашкан булган, җир өстендә дә һәм күмелгән серле урыннарда да. Бу вотив табылдыкларга Греко-Бактрия патшалары портретлары, бизәнү әйберләре һәм фурнитура, әмма аеруча сугыш кораллары һәм сугышта саклану киемнәре керә. Бу вотивларның күбесе мөгаен җәмәгать Кушаннар тарафыннан б.э.к 130 елларда таланган булганда күмелгән булган. Талаудан соң, урынның калганы калдырылган булган, әмма гыйбадәтханә безнең эраның өченче гасырына кадәр кулланылышта булган, шул вакытта Кушаннар сугыш коралларын, бигрәк тә ук башларын зур микъдарларда багышлауларын дәвам иткән.
Сарай бина янында казучылар таҗында кечкенә силен персонажы бронза сынчыгы булган кечкенә таш нигезне тапканнар, бу мөгаен аулоста уйный торган Марсьяс һәм Грек язмасында "[Антны башкарып], Атросокес [Моны] Оксуска багышаган." Бу бөтен санктуарийны Оксус гыйбадәтханәсе буларак идентификацияләү өчен нигез булып тора. Линдстрөм Грек мифология персонажының, Иран исемле кешенең һәм асаба Бактрия Илаһының кушылмасын "Эллинистик Ерак Көнчыгыш өчен хас булган йогынтылар кушылмасы" дип атый. Тәхт-и Сангин хәзер Виктория һәм Альберт Музее һәм Британия Музеендә булган Оксус Хәзинәсе өчен уйланган баштагы урнашу булып тора.[1][9]

Өйрәнү тарихы үзгәртү

Тәхт-и Сангинның кыска өйрәнүләре 1928, 1950 һәм 1956 елларда эшләнгән булган. Игорь Пичикян һәм Борис Литвинский гыйбадәтханәнең һәм тирәли урынның казуларын 1976 елда Таҗик Совет Социалистик Республикасының Фәннәр Академиясенең Тарих, Археология һәм Этнография Институты тармагының Көньяк Таҗик Археологик Экспедициясе эгидасы астында 1976 елда башкарганнар. Бу казулар 1991 елда Советлар Союзы җимерелүенә кадәр дәвам иткәннәр, шул вакытта урын саклану өчен тулысынча төзекләндерелгән булган. Бу казып чыгаруларның соңгы игъланнары 2000 һәм 2010 еллар арасында рус телендә нәшер ителгән булган. Таҗикстан Граждан Сугышы 1998 елга кадәр теләсә-нинди казу эшеннән туктаткан, шуннан соң Анжелина Дружинина Таҗик Фәннәр Академиясе астында Маеценас Фонды һәм Миһо Музее белән хезмәттәшлектә яңа казуларны башлаган. Бу казулар 2010 елда тәмамлагнан һәм алдан игъланнар "Миһо Музее Бюллетене"нда нәшер ителгән булган.
Франция Дәүләт Фәнни Өйрәнү Үзәгеннән Матильда Гельде җитәкчелегендә Француз-Таҗик такымы 2013 елга кадәр дәвам итеп казулар алып барып караган, әмма Әфганстанда конфликттан килеп чыккан саклыкта булуга янауларга күрә казулар бары тик бер мәртәбә 2014 елда булган. Гыйбадәтханәдән һәм тирәли урыннан күпчлек табылдыклар хәзер Таҗикстанның Дәүләт Борынгылыклар Музеенда һәм Дүшәнбедә Таҗикстанның Дәүләт Музеенда саклана.
Бу урын ЮНЕСКОның Дөнья Мирасы Тәҗрибә Исемлегенә 1999 елның 9 ноябрендә Мәдәни төркемдә өстәлгән булган.[9]

Артефактлар үзгәртү

Ахеменид чоры (безнең эрага кадәр 6-нчы - 4-енче гасырлар) үзгәртү

Селевкид һәм Греко-Бактрия чорлары (безнең эрага кадәр 4-енче - 2-енче гасырлар) үзгәртү

Скиф чоры (безнең эрага кадәр 2-нче гасыр - безнең эраның 2-нче гасыры үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Holt, 1989, 43 бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 Lindström, 2021, 289 бит.
  3. (1994) «The Hellenistic Architecture and Art of the Temple of the Oxus». Bulletin of the Asia Institute 8: 47–66. ISSN 0890-4464.
  4. (1994) «The Hellenistic Architecture and Art of the Temple of the Oxus». Bulletin of the Asia Institute 8: 47–66. ISSN 0890-4464.
  5. Lindström, 2021, 291 бит.
  6. Lindström, 2021, 291-292 битләр.
  7. Lindström, 2021, 293 бит.
  8. (1998) «A Faience Head of a Graeco-Bactrian King from Ai Khanum». Bulletin of the Asia Institute 12. ISSN 0890-4464.
  9. 9,0 9,1 The Site of Ancient Town of Takhti-Sangin - UNESCO World Heritage Centre
  10. (1994) «The Hellenistic Architecture and Art of the Temple of the Oxus». Bulletin of the Asia Institute 8: 47–66. ISSN 0890-4464.
  11. (1994) «The Hellenistic Architecture and Art of the Temple of the Oxus». Bulletin of the Asia Institute 8: 47–66. ISSN 0890-4464.

Искәрмәләр үзгәртү

Дәвам итеп укырга мөмкин үзгәртү

  • Litvinskij, B. A.; Pičikjan, I. R. (2002). Taxt-i Sangīn der Oxus-Tempel : Grabungsbefund, Statigraphie und Architektur. Mainz: Philipp von Zabern. ISBN 9783805329286. 
  • Litvinsky, B. A.; Pitschikjan, L. T. (2000). Эллинистический храм Окса в Бактрии : Юзхный Таджикистан. Том I, Раскопки, архитектура, религиозная жизнь = the temple of Oxus In Bactria (South Tajikistan): Excavations, architecture, religious life. Moskva: Vostočnaâ literatura. ISBN 5-02-018114-5. 
  • Litvinsky, B. A. (2001). Храм Окса в Бактрии : Юзхный Таджикистан. Том 2, Бактрийское вооружение в древневосточном и греческом контексте = the temple of Oxus In Bactria (South Tajikistan): Bactrian arm and armour in the ancient Eastern and Greek context. Moskva: Vostočnaâ literatura. ISBN 5-02-018194-3. 
  • Litvinsky, B. A. (2010). Храм Окса в Бактрии (Южный Такжикистан). В 3 томах. Том 3. Искусство, художественное ремесло, музыкальные инструменты. Moskva: Vostočnaâ literatura. ISBN 978-5-02-036438-7. 
  • (2006) «First Preliminary Report on the Excavations at Takht-i Sangin». Bulletin of the Miho Museum 6: 57-69.
  • (2009) «Excavations of Takht-i Sangin City, Territory of Oxus Temple, in 2006». Bulletin of the Miho Museum 9: 59-85.
  • (2010) «Report on the Excavations of the Oxus Temple in Takht-i Sangin Settlement Site in 2007». Bulletin of the Miho Museum 10: 63-82.
  • (2011) «The Results of the Archaeological Excavations at Takht-i Sangin in 2008». Bulletin of the Miho Museum 11: 13-30.
  • (2015) «Nouvelles recherches à Takht-i Sangin». ПРОБЛЕМЫ ИСТОРИИ, ФИЛОЛОГИИ, КУЛЬТУРЫ = Journal of historical philological and cultural studies 47: 32-45.
  • (2017) «Исследования на городище Тахти-Сангин в 2013, г.». АРТ 39: 87–98.