Тәхте Сөлейман (Фарсы телендә: تخت سلیمان) — Иранның төньяк-көнбатышында (Көнбатыш Азәрбайҗан провинциясе) Текаб шәһәре янында су тулган борынгы вулкан кальдерасы тирәли Сасанидлар эпохасы хәрабәләр төркеме. 2003 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирас һәйкәле булып игълан ителгән булган.
Сасанидлар чорында Зәрдөштлек диненең иң әһәмиятле гыйбадәтханәләре комплексларының берсе - бөек Адур-Гушнасп уты, ул Сасанид Иранының хәрби катламы "артештар"ны яклаган. Утка табынуны гыйбадәтханәнең вулкан активлыгы районында булуы алдан урынлы иткән. Комплекс составына шулай ук Ардвисура Анахита Алиһәсе гыйбадәтханәсе кергән.
Гарәпләр яулап алуыннан соң гыйбадәтханәнең исеме «Сөләйман тәхетенә» алыштырылган булган (хәзерге атама). Вулканик күл сулары астында патша һәм пәйгамбәр Сөләйман җеннәрне бикләве турында матур риваять буенча, мөселманнар карашы буенча, мәҗүси изге урынын тулысынча җимерүдән саклап калган. Ильханнар бу урында шәһәрдән чит резиденцияләрнең берсен төзегәннәр.

Вулканик күл

Галерея үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү