Иң нечкә эшләрне кешеләр бармакның соңгы сөякләре (фаланга) белән башкара. Тырнак, бармак очының нәфис йомшагын каплый. Кешенең 20 тырнагы 3 г га якын авырлыкта. Тик кечкенә булса да, төш кенә ул. Әгәр тырнак булмаса, кеше әйберләрне озак тотып тора алмас, ә бармаклар белән ниндидер миниатюр әйберләрне әйләндерү, тоту турында сүз дә бармас иде. Тырнакның ышанычлыгы кулга нинди йөкләнеш килүгә бәйләнгән.

Тырнак
Сурәт
NCI Thesaurus идентификаторы C33156
 Тырнак Викиҗыентыкта

Кул белән эшләүче кешеләрнең (машинистлар, механиклар, хирурглар һ.б.) тырнаклары башкаларга караганда киңрәк һәм яссырак була.

Борынгы заман кешеләре тырнакларның чәчләрнеке кебек ниндидер тылсымлы сыйфатлары бар дип уйлаганнар. Чөнки тырнаклар чәчләр кебек бик тыгыз аксым — кератиннан төзелгәннәр, шуңа күрә кеше үлгәннән ‘ соң да шактый озак сакланалар. Кайбер илләрдә тырнакларда кеше җаны качып кала дип тә санаганнар.

Искәрмәләр үзгәртү