Тулор Чилиның иң борынгы археологик урыннарның берсе, Сан-Педро де Атакамадан 7,7 км көньяк-көнчыгышта урнашкан. Бу урынны беренче булып 1956 елда иезуит Густав ле Пэж тикшергән. Соңыннан казу эшләрен Ана Мариа Барон алып барган.
Тулонның архитектурасы Андларның күп Колумбка кадәр мәдәниятләренә охшаш: Боливия (Ванкарани), Көнчыгыш Үзәннәр (Гуатаконко, Казеронес) һәм Төньяк-Көнчыгыш Аргентина (Портеро Гранде, Кампо Колорадо). Бу җәмгыять Сан Педро елгасы суларын кулланган. Казулар нәтиҗәсендә Колумбка кадәр мәдәниятләрнең үзара мөнәсәбәтләре ачыкланган һәм шулай ук балчыктан, агачтан, сөяктән, күннән һәм тукымалардан әйберләр табылган. Соңгы ике мең ел эчендә Тулор биналары климатик үзгәрешләр нәтиҗәсендә үзгәрешләргә дучар булганнар. Керамикада Титикака янындагы дәүләтләрнең йогынтысы чагыла. [1]

Сан Педро де Атакама янында Тулор торак пункты хәрабәләре.
Тулорда торак йорт.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. (Spanish) Serracino, George https://www.jstor.org/stable/25674539?seq=1#page_scan_tab_contents