Тори аты (эст. Tori hobune) — җигем атлар токымы. Токымны XX гасырның 1 нче яртысында Тори ат заводында (хәзерге Тори пос., Пярну өязе, Эстония) җирле эстон аты (клеппер) кушылгаклары һәм норфольк-родстер, постье-бретон токымнары нигезендә китереп чыгардылар. Төсе күбесенчә җирән һәм көрән, аякларда ак таплар. Җилкә биеклеге 160–163, гәүдә кыек озынлыгы 167–170, күкрәк колачы 200–203, уч колачы 21,5–22,5 см. Дәртле, талымсыз атлар. Авыл хуҗалыгы һәм транспорт эшләрендә, ә җиңеләйтелгән төре — ат спортында кулланыла. Иң зур тарту көче 880 кг. Сынауларда йөкләр белән (тарту көче 50 кг) 2 км ераклыгын 4 мин 42 с эчендә узды. Токымны Эстониядә үрчетәләр.

Тори аты
Тори атының җиңелләнгән спорт төре

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.