Һинд дине өйләнүендә кияүне рәхим итәр өчен “Тилака” церемониясе.

Һинд динендә, тилака (Санскрит телендә:तिलक) маңгайга, кайвакыт муенга, кулларга һәм күкрәккә куела торан тамга. Тилака төбәк йолаларына карап көн саен яки узу ритуалларына яки махсус дини вакыйгаларга киелергә мөмкин. Төшенчә шулай ук Һинд диненең берәүнең башына хуш исле паста белән тамга кую ритуалына карый, мәсьәлән сандал агачы яки вермиллоннан, бу алар килгндә рәхим итү һәм хөрмәт чагылышы булып тора.[1]

ТасвирламаҮзгәртү

Тилака ул маңгайга пудра яки паста ягу тарафыннан ясала торган тамга. Вайшнавлар тарафыннан киертелә торган тилакалар вертикаль. Вайшнава тилакасы чәч үсү сызыгыннан башланып берәүнең борын очына кадәр диярлек вертикаль тамга, алар шулай ук Урдһва Пундра дип атала.[2] It is intercepted in the middle by an elongated U. Чигәләрдә шулай ук ике тамга булырга мөмкин. Бу тилака традицион рәвештә сандал агачы пастасы белән эшләнә. Тилаканың башка төп юрамасы еш Шива тарафдарлары тарафыннан ягыла, ул Рудра-тилака һәм Трипундра буларак мәгълүм.[3][4] Ул маңгай аша өч тасма һәм уртада бердәнбер вертикаль тасма яки түгәрәктән тора. Бу традицион рәвештә ут корбаннарыннан изге көл белән ясала. Бу юрама икенең иң борынгысы булып тора һәм аның дөнья тирәли охшаш тамагалар белән күп уртак хасиятләре бар. Алиһәнең төрле формалары Дэвига табынучы Шакталар маңгайларында зур кумкум (вермиллион яки кызыл турмерик) ноктасын ягалар.

ӘһәмиятеҮзгәртү

Шайва традицион тексты Калагни Рудра Упанишаданың 2-нче бүлегендә Тилаканың өч сызыгы төрле триадаларның калдыкларын искә калдыруын аңлата: өч изге ут, Омда өч иҗек, өч гуна, өч дөнья, өч тип атман (үз), үзең эчеңдә өч куәт, беренче өч Веда, Ведик эчемлек Соманы өч мәртәбә чыгару.[5][6]

Антонио Ригопоулос раслаганча бу сызыклар Шиваның көченең теләк (иччашакти), белем (джнанашакти) һәм гамәл (крияшакти)ның өч куәтен тәкъдим итәләр.[7] Бу һәм башка Шайва текстларында тасвирланган Трипундра шулай ук Шиваның өч япьле сөңгесен (трисуланы) һәм Брахманың, Вишнуның һәм Шиваның илаһи триадасын күрсәтә.[7] Традицион Вайшнав тексты Васудева Упанишада охшаш рәвештә, Урдһва Пундрада өч вертикаль сызыкның әһәмиятен аңлата, Тилака ул Брахма, Вишну, Шиваны искә төшерә; Ведик язмалар – Ригведа, Яджурведа һәм Самадева; өч дөнья Бху, Бхува, Свар; Омның өч иҗеге – A, У, M; аңның өч халәте – уяулык, төш күреп йоклау, тирән йокы; өч чынлык – Майя, Брахман һәм Атман; өч тән – Штһула, Сукшма һәм Карана.[8][9]

ТрадицияләрҮзгәртү

 
19-ынчы гасыр галиме Рассел тарафыннан Британия Һиндстанында секталар тамгалау Тилакалары тупланмалары

Төрле Һинд дине традицияләре тилаканы ясау өчен төрле материалларны һәм формаларын кулланалар.[10]

  • Шайвитлар типик рәвештә аларның Тилакын маңгай аша өч сызык вибхути (көл)не кулланып ясыйлар.[2] Өч горизонталь сызык белән, сандал пастасы биндусы яки үзәктә кызыл кумкум ноктасы Тилаканы тәмамлый (трипундра).[11][12]
  • Вайшнавлар Тилаканы вермиллон, балчык, сандал пастасы (Чандан), яки соңгы икесен кушып ягалар.[2] Алар материалны ике вертикаль сызык итеп ягалар, алар төптә тоташтырылырга мөмкин, гади U формасын ясыйлар, еш U формасы эчендә өстәмә вертикаль a туласи яфрагы формасында кызыл билге белән. Аларның тилакасы Урдһва Пундра дип атала
  • Ганапатья тарафдарлары кызыл сандал пастасын (ракта чандана)ны кулланалар.[13]
  • Шакталар кумкуманы яки порошоклы кызыл turmeric-ны кулланалар. Алар бер вертикаль сызыкны яки ноктаны ясыйлар (төрле диннәрдән Һиндстан хатыннары куллана торган Бинди белән бутамаска кирәк).
  • Ихтирамлы тилакалар (Раджа тилака һәм Вира тилака гадәттә бер вертикаль кызыл сызык буларак ягыла. Раджа тилака патшаларны тәхеткә утыртканда яки мәшһүр шәхесләрне чакыру өчен кулланыла. Вира тилака сугыш яки уеннан соң җиңүчеләргә ягу өчен кулланыла.
  • Сваминараяна тилака маңгай уртасында U-формалы тилака, U уртасында кызыл нокта була (ул чандло буларак мәгълүм).

Мәдәни традицияҮзгәртү

 
Кунакларның маңгаена ихтирам итү һәм рәхим итү буларак тилаканы ягу Һиндстанда һәм Непалда мәдәни традиция булып тора.[1]
  • Җәйничелек тарафдарлары Тилаканы Җәйничелек сурәтләренә Пуджа церемониясе вакытында тилаканы билгеләү өчен кулланалар.[14]
  • Һиндстанда христианнар тилаканы махсус вакыйгаларда һәм табыну ритуалларында кулланалар.[15]
  • Һинд дине тарафдарлары Тилака церемониясен кунакларны ихтирам итү һәм рәхим итү өчен кулланалар, кайвакыт махсус вакыйгаларда.[1] Ул шул ук сәбәп өчен Пуджа (табыну) башында потларны билгеләү өчен, кисү яки элекке урыннан күчерү өчен ташны яки агачны яки яңа малны билгеләү өчен кулланыла.[1][16]

ТипларҮзгәртү

Стиль сайлавы Һинд дине текстларында күрсәтелмәгән, һәм ул шәхескә һәм төбәк мәдәниятенә карый һәм күп юрамалар бар. Мәгълүм стильләргә [17] Виджайшри – уртасына ак сызык белән ак тилака урдһвапундра,[17] Джайпурның Свами Балананд тарафыннан нигезләнгән; Бенди тилака – уртада ак түгәрәк билге белән ак урдһвапундра тилакасы,[18] Бадастһан Айодхьяның Свами Рампрасад Ачарья тарафыннан нигезләнгән; һәм Чатурбһуҗи тилака – өске өлешендә каршы юнәлештә 90 градуска әйләнгән ак тилака урдһвапундра, уртасында шри юк, ул Бихарның Нараяндасҗи тарафыннан нигезләнгән булган, Айодхьяның Сварг Двар аскетлары аның тарафдарлары булган. Шарма өстәмә стильләр атаган, мәсьәлән, Валлабһ Сампрадай Тилак, Реваса Гаддиның Шри Тилакасы, Рамачарандас Тилака, Шриджварама ка Тилака, Шри Джанакраджа Кишори Шаран Расик Алиджи ка Тилака, Шри Рупкаладжи ка Тилака, Рупсараджи ка Тилака, Рамасахиджи ка Тилака, Каманенду Маника Тилака, Карунасиндхуджи ка Тилака, Сваминараяна Тилака, Нимбарка ка Тилака һәм Мадһва ка Тилака.[19]

Биндига мөнәсәбәтеҮзгәртү

Тилака һәм бинди төшенчәләре кисешәләр, әмма синонимик булып тормый.[20] Аермалар арасында:

  • Тилака һаман паста яки порошок белән ягыла, шул ук вакытта бинди паста яки зәркән булырга мөмкин.
  • Тилака гадәттә дини яки рухи сәбәпләр өчен шәхесне, чараны яки җиңүне хөрмәт итү өчен кулланыла. Бинди кияүгә чыгуны билгеләү өчен яки бары тик бизәү максатлары өчен кулланылырга мөмкин.
  • Бинди бары тик күзләр арасында була, ә тилака шулай ук биттә һәм тәннең башка өлешләрендә булырга мөмкин. Тилака тәннең унике өлешендә ягылырга мөмкин: баш, маңгай, муен, ике өске кул, ике беләк, күкрәк, торсның ике ягы, эч һәм иңбашлар.

ТерминологияҮзгәртү

 
Инд Үзәне Цивилизациясеннән охшаш пиктография.

Бенгаль телендә ул шулай ук тикли яки шһитһер һарр дип атала, Һинди телендә тика, яки тилакам яки тилак; Санскрит телендә:तिलक, tilaka; Калып:IPA-hns)[21]Непал, Бихар, Уттар Прадешта һәм башка төбәкләрдә тилакам tikā/teeka (टिका ,ʈɪkaː) дип атала, һәм синдур, кызыл пудра, йогурт һәм дөге бөртекләре катышмасы булып тора. Иң киң таралга тиккалар баш бармак белән ягыла торган кызыл порошок, яки бер өскә сылау белән Santalum album (чандан) пастасы.

ГалереяҮзгәртү

Шулай ук карарга мөмкинҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Axel Michaels (2015), Homo Ritualis: Hindu Ritual and Its Significance for Ritual Theory, Oxford University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0190262631]], page 100-112, 327
  2. 2,0 2,1 2,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок lochtefeldupundra не указан текст
  3. Klostermaier, Klaus K. (1984). Mythologies and Philosophies of Salvation in the Theistic Traditions of India. Wilfrid Laurier Univ. Press. pp. 131, 371. ISBN 978-0-88920-158-3. 
  4. Deussen, Paul (1997). Sixty Upanishads of the Veda. Motilal Banarsidass. pp. 789–790. ISBN 978-81-208-1467-7. https://books.google.com/books?id=XYepeIGUY0gC&pg=PA779. 
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Deussen, 1997, p. 790
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 Nene, 1999
  7. 7,0 7,1 Antonio Rigopoulos (2013), Brill's Encyclopedia of Hinduism, Volume 5, Brill Academic, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-9004178960]], pages 182-183
  8. Sunder Hattangadi (2000), Vasudeva Upanishad, Sama Veda, SanskritDocuments Archives
  9. D Dennis Hudson (2008), The Body of God, Oxford University Press, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0195369229]], pages 90-95
  10. Makhan Jha, Anthropology of ancient Hindu kingdoms: a study in civilizational perspective, Page 126
  11. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок deussen60p789 не указан текст
  12. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок chatterjeeshs11 не указан текст
  13. p. 202, note 40. Grimes, John A. Ganapati: Song of the Self. (State University of New York Press: Albany, 1995) [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-7914-2440-5]]
  14. Robert Williams (1998), Jaina Yoga: A Survey of the Mediaeval Śrāvakācāras, Motilal Banarsidass, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8120807754]], pages 221-222
  15. Robert Eric Frykenberg (2008), Review: Christian Inculturation in India by Paul M. Collins, Journal: Church History (Cambridge University Press), Vol. 77, No. 4, pages 1118-1120
  16. E. Washburn Hopkins (1910), Mythological Aspects of Trees and Mountains in the Great Epic, Journal of the American Oriental Society, Vol. 30, No. 4, pages 347-374
  17. 17,0 17,1 Vijay Prakash Sharma, The sadhus and Indian civilisation, page 72
  18. Vijay Prakash Sharma, The sadhus and Indian civilisation, page 73
  19. Vijay Prakash Sharma, The sadhus and Indian civilisation, page 75
  20. personal faith
  21. V. S. Apte. A Practical Sanskrit Dictionary. p. 475.

ӘдәбиятҮзгәртү

Өстәмә укырга мөмкинҮзгәртү

  • Mittal, Sushil; Thursby, Gene R. (2006). Religions of South Asia: An Introduction. Taylor & Francis, United Kingdom. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-415-22390-3]]. pp. 73.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү