Ташхуҗа Хуҗаев, Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев (кирилл. үзб. Тошхўжа Хўжаев, лат. үзб. Xoʻjayev Toshxoʻja Umarovich, 1922 елның 1 сентябре, РСФСР, Төркестан АССР, Ташкәнт1975 елның 22 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, театр мөгаллиме, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1967) һәм Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт (1970) премияләре лауреаты.

Ташхуҗа Хуҗаев
үзб. Toshxoʻja Xoʻjayev
Туган телдә исем Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев
Туган 1 сентябрь 1922(1922-09-01)
РСФСР, Төркестан АССР,Ташкәнт
Үлгән 22 май 1975(1975-05-22) (52 яшь)
СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт
Милләт үзбәк
Ватандашлыгы РСФСР
ССРБ
Һөнәре театр, кино режиссёры, актёр
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1967)
Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе (1970)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1922 елның 1 сентябрендә РСФСР составындагы Төркестан АССР башкаласы Ташкәнтта туган. 1975 елда вафат.

1951 елда Ташкәнт театр-сәнгать институтының режиссёрлык факультетын тәмамлый.

1950 елдан Хәмзә исемендәге Үзбәк академия драма театрында эшли башлый. 1957―1960, 1964―1971 елларда — баш режиссёры.

1957―1970 елларда ― Ташкәнт театр-сәнгать институтында укыта.

1970―1975 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшли, нәфис фильмнар төшерә, берничә рольдә уйный. Максим Горький исемендәге Ташкәнт дәүләт рус драма театрында, Мөкими исемендәге Үзбәк музыкаль театрында, үзбәк телевидениесендә күпсанлы спектакльләр куя. Үзбәк теленә рус, чит ил язучыларының сәхнә әсәрләрен, К. С. Станиславскийның «Актёрның үз өстендә эшләве» китабын тәрҗемә итте.

Иҗаты үзгәртү

Театрда куйган спектакльләре үзгәртү

  • «Гаилә» (Попов, 1952), «Үлемсезлек юлыннан» (Брагин, Товстоногов, 1952), «Ефәк сюзане» (Абдулла Каһһар, 1952, А. Гинзбург белән бергә), «Йөрәк серләре» (Б. Рахманов, 1953), «Изге кан» (Айбек, 1954), «Шәхси эш» (Штейн, 1956), «Юл күрсәтүче йолдыз» (Камил Яшен, 1958), «Хөррият» (Уйгун, 1958), «Фуркат» (Т. Хуҗаев, 1959, Б. Авезов белән бергә), «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов, 1964), «Хатын-кыз тормышы» («Урланган тормыш» (Моримото Каору, 1965), “«Монсерра» (Роблес, 1967)[1], «Бәйрәмнең бер көне» (Назыйм Хикмәт).

Кинодагы рольләре үзгәртү

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Театральная энциклопедия. Том 5/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл.
  2. Нафиса Захидова. Ташходжа Ходжаев. Ташкент, 1980.
  3. Нафиса Захидова. Творчество народного артиста Узбекской ССР Т. Ходжаева. Ташкент, 1985.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү