Татьяна Ковылина

Татьяна Ковылина (1981 елның 4 ноябре, Казан, ССРБ) — Россия топ-моделе.

Татьяна Ковылина
Туган 4 ноябрь 1981(1981-11-04) (42 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре модель
Җефет Юрий Викторович Шефлер[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Татьяна Ковылина 1981 елның 4 ноябрендә Казанда туа.

Татьяна үз карьерасын модель конкурсларда катнашудан башлый. 1998 елда ул «Elite Model Look Tatarstan» региональ конкурсында җиңүче була, бу аңа Ниццада узган әлеге конкурсның халыкара финалында катнашу хокукы бирә. Ул чакта Татьяна җиңә алмаган, әмма бу бзйгедә катнашу аның модель карьерасын алга таба үстерү өчен этәргеч булган.

Татьянаның профессиональ карьерасы 2002 елда башлана. Аның катнашындагы беренче шоу Бельгия яшь дизайнерының «Bernhard Willhelm» язгы-җәйге коллекциясен күрсәтү була. Шул ук вакытта ул беренче тапкыр француз «Madame Figaro» журналы тышлыгында барлыкка килә. Әмма карьерасы уңышлы дәвам итми. 2002—2003 еллар дәвамында ул беркайда да төшерелми һәм аның модалы күрсәтүләрдә катнашуы сезон эчендә берничә (кайчагында 1-2) танылган булмаган брендлар өчен чыгу белән чикләнә.

2004 елда алга китеш була һәм Ковылина катнашкан модалы күрсәтүләрнең саны сезонга 30га кадәр арткан. Ул модалы журнал битләрендә (Vogue Italia, Glamour, Flair, ELLE) ешрак күренә башлый. Аны «Calvin Klein Jeans», «Ann Taylor», «Cole Наап» һәм «Givenchy» реклама кампанияләрендә төшерү өчен чакырганнар.

2005 һәм 2009 елларда Татьяна «Victoria ' s Secret Fashion Show» күрсәтүләрендә катнаша[1].

2007 елның 16 октябрендә Duran Duran төркеменең «Falling Down» җырына видеоклип премьерасы була, Татьяна Ковылина анда төшә. Энтони Мэндлер видеороликның режиссёры була[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Русская модель Татьяна Ковылина. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды.
  2. Duran Duran — Falling Down (Music Video)

Сылтамалар үзгәртү