Татьяна Догилева

Татьяна Догилева, Татьяна Анатолий кызы Догилева (рус. Татьяна Анатольевна Догилева, 1957 елның 27 феврале, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Руза районы, Ново-Михайловское) — совет һәм РФ кино һәм театр актрисасы, режиссер. РФ халык артисты (2000).

Татьяна Догилева
Файл:.JPG
Туган телдә исем рус. Татьяна Анатольевна Догилева
Туган 27 февраль 1957(1957-02-27) (67 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Руза районы, Ново-Михайловское
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актриса, режиссер
Җефет Михаил Мишин[d]
Балалар кызы Екатерина Догилева (1994, актриса, АКШ)
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган артисты «Кинотавр» премиясе

 Татьяна Догилева Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Әфган борылышы» фильмы постеры

1957 елның 27 февралендә Мәскәү өлкәсенең Руза районы Ново-Михайловское авылында Анатолий Михаил улы һәм Анна Афанасий кызының эшче гаиләсендә туган. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Педагогика фәннәре академиясе каршындагы мәктәптә укый, хореография, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Ундүрт яшеннән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Үзәк телевидениесе каршында эшләүче яшь актер студиясенә йөри. ГИТИС тәмамлаган (В. Остальский курсы, 1978).

1978-1985 елларда Мәскәүнең «Ленком» театрында хезмәт итә.

1985-2012 елларда М. Н. Ермолова исемендәге театрда эшли.

Кинодагы беренче зур роле — «Билетсыз юлаучы» (рус. Безбилетная пассажирка, 1978, реж. Ю. Победоносцев) фильмындагы Нинка роле. Аннары «Василий һәм Василиса» (рус. Василий и Василиса), «Шәхси тормыш» (рус. Частная жизнь), «Көтмәгәндә-уйламаганда» (рус. Нежданно-негаданно), «Бал корты» (рус. Пчелка), «“Эдем” кунакханәсе» (рус. Отель “Эдем”), «Миллионга берүзе» (рус. Одна на миллион), «Мәхәббәт вәгъдә итү» (рус. Обещание любви), «Майамидан килгән кияү» (рус. Жених из Майами), «Покрау капкалары» (рус. Покровские ворота) фильмнарында уйный. «Урам чатындагы блондинка» (рус. Блондинка за углом) фильмында сатучы Надежда ролен уйнап, совет чорында сәүдә өлкәсендә эшләүче «эт каешы»на әйләнгән хатын-кыз образын тудыра. Әлеге картинада Андрей Миронов белән уйный.

1998 елда, режиссер буларак, «Ай нуры, ширбәт ае» спектаклен куя (инглиз драматургы Ноэль Куардның «Шәхси тормыш» пьесасы буенча).

Сайланган фильмография үзгәртү

1971 елдан уйный башлаган; 80 совет һәм РФ фильмында уйнаган.

  • Чыршылар 3 (Ёлки 3, 2013) — Марта Петровна
  • Күз йомышлы уены (Жмурки, 2005) — Галя
  • Империянең үлеме (Гибель империи, 2005, TV) — Зинаның әнисе
  • Минем әйбәт тәрбиячем (Моя прекрасная няня, 2004) — Наталья Канарейченко
  • Көнчыгыш/Көнбатыш (Восток-Запад, 1999) — Ольга
  • Сәлам, җүләрләр (Привет, дуралеи!, 1996) — Светлана Каблукова
  • Әфган борылышы (Афганский излом, 1990) — Катя
  • Флейта өчен онытылган көй (Забытая мелодия для флейты, 1987) — Лида
  • Кияүгә бармагыз, кызлар (Не ходите, девки, замуж, 1985) — Валя
  • Покрау капкалары (Покровские ворота, 1984) — Светлана Попова
  • Урам чатындагы блондинка (Блондинка за углом, 1984) - Надежда
  • Шәхси тормыш (Частная жизнь, 1982) — Вика
  • Икәү өчен вокзал (Вокзал для двоих, 1982) — Марина
  • Соңарган очрашу (Поздняя встреча, 1979) — кызы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1989 — РСФСР атказанган артисты
  • 1992 — «Кинотавр» премиясе — «хатын-кыз рольләрен иң яхшы башкарган өчен» («Әфган борылышы» фильмы, 1992)
  • 2000 — РФ халык артисты

Гаилә хәле үзгәртү

I ире (1977 елда) — Александр. ГИТИСта бергә укыганнар.
II ире (1990-2008 елларда) — сатира остасы Михаил Мишин (псевдоним, чын фамилиясе Литвин, 1947 елда Ташкәнтта туган). Кызлары Катя (1994), актриса, АКШта белем алган, шунда яши [1].

Әдәбият үзгәртү

  1. Февральдә кабынган йолдызлар. Татьяна Догилева. «Сөембикә», 2017 ел, февраль, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Светлана Орлова. Трагедия семьи Татьяны Догилевой. sobesednik.ru, 15.03.2012