Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (берләштерү)

                                                          Милләтебезнең йөзек кашы 
                 Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. -  дип әйткән сөекле шагыйребез   Г.Тукай  
        Халык җырлары - бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас.  Халык җырларын, халыкның милли көйләрен, уен җырларын бөтен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару – үзе бер сәнгать. Халкыбызның уен җырлары элек бик киң таралган булган. Кич белән болыннарда, авылның елга буйларында, клубларда “Наза” уены, түгәрәкле җырлы уеннар, “Йөзек салыш”, “Йолдыз санау” һ.б. уеннар киң таралган. Заманалар үзгәрү белән бу җырлар, уеннар акрынлап онытылып барганда , республикабызда Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә әле моңарчы булмаган Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оеша. 
       Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ан¬сам¬бле 1999 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында төзелә. Иҗат төркемен төзү идеясен бирүче - Илһам Шакиров. 2002 нче елдан бирле ансамбльне Татарстан һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов җитәкли. Айдар Фәйзрахманов – сәнгатебездә уникаль һәм универсаль шәхес, затлы шәхес. Ул – җырчы, музыкант-композитор, педагог-профессор, җитәкче-әйдәман. Ансамбль оешуның  максаты – бай татар халык иҗаты җәүһәрләрен саклаучы, аларны хәзерге чорга яраклаштырып һәм сәнгатьнең заманча төрләренә якынайтып башкаручы иҗат төркеме булдыру,аларны халыкка җиткерү. 
     Ансамбль  составында Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, югары музыка белеме алган универсаль башкаручылар булып тора. Аларның һәркайсы берничә музыка уен коралында уйный белә, һөнәри дәрәҗәдә җырлый. Ансамбльнең һәр концерт чыгышы хореография ягыннан төрле биюләр белән дә баетыла.
      Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга  үткәннәрдән  безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны татар халкының музыкаль  

фольклорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә. Булган рухи байлыкны бүтәннәргә, башка халыкларга да белдерү мөһим. Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор музыкасы ансамбленең эше аерым хөрмәткә лаек. Үзенең иҗат дәверендә ансамбль кол¬лек¬тивы Татарстан шәһәр һәм авыллары , Россиянең татар диаспорасы яшәгән өлкәләреннән тыш, Африка, Кытай,Италия,Чехия,Голландия, Финляндия, Монголия, Германия һәм башка бик күп илләрдә яшәүчеләргә халкыбызның мәдәниятен, моңлы җырларын, милли киемнәрен күрсәтә. Программада һәрвакыт тере музыка, тере тавыш. Артистларның талантына, милли киемнәребезнең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел! Артистларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.

      Республикабызның йөзек кашына әйләнгән әлеге коллектив кайда гына булса да, башта балалар алдында чыгыш ясый.  Егетләр–кызлар күңелле концерт тамашасы гына карап калмый, артистлар белән дә якыннан аралаша. Айдар Фәйзрахманов укучыларны сәхнәгә эндәшеп, алар белән әңгәмә үткәрә. Ул  шулай итеп яшь буында татар сәнгатенә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына карата мәхәббәт, милли горурлык хисе тәрбияли.
Әлеге очрашулар “Балалар өчен  сәнгать дәресләре” проекты кысаларында дәвам итә. Бу-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Мәдәният министрлыгының, дәүләт ансамбле белән уртак музыкаль проекты.Проектның максаты - татар җырлары, биюләре аша укучыларда татар теленә, үз милләтебезгә карата горурлык  хисләре тудыру.
       Язмамны  ансамбльнең сәнгать җитәкчесе  Айдар Фәйзрахманов  сүзләре белән  йомгаклыйсым килә: «Без кайда гына булмасын  – илебездә  яки чит илләрдә  - чыгыш ясап, тамашачылар  алдында узебезнең чын татар сәнгатебезне күрсәтәбез икән, бу барыбер аларның күңеленә безнең милләтебез хакында фикер салу дигән сүз. Ишетсеннәр, күрсеннәр, белсеннәр. Бөтен дөньяга таратсыннар. Без бөтен яктан камил. Безнең сәнгать - дөнья күләменә чыгарырлык сәнгать. Халкыбызның милли киемнәре дә, хәрәкәтләребез, уен кораллары, көебез камил. Татарстанның бренды, аны халыкара дәрәҗәдә күрсәтү, беренче чиратта, фольклор төркемнәреннән башлана». 
      Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - татар фольклор мирасына керткән өлеше , «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы , «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен Тукай премиясенә лаек  була(26.04.2019).
      Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге коллективны  чын-чынлап  милләтебезнең йөзек кашы дип атарга була. Мондый затлы сәнгате булган халыкның киләчәге өметле.
Кулланылган әдәбият:

1.Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе. А.Хәлилова,Л.Р.Аппакова.-Идел-Прес,2004.