Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре

Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1984 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 187 кеше (1997).[1]

Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Бүләкләүләр саны 187 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан сәнәгатьнең азык-төлек, ит, сөт һәм шәраб әзерләү тармаклары, кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең, берләшмәләренең, учреждениеләренең һәм оешмаларының шушы сәнәгать һәм куллану кооперациясе тармакларында кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә азык-төлек продукциясенең сыйфатын яхшыртудагы һәм ассортиментын киңәйтүдәге, техниканы һәм технологияне камилләштерүдәге, куәтләрдән һәм матди ресурслардан нәтиҗәле файдаланудагы, квалификацияле кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү