Татарстанның филармония джаз-оркестры
Татарстанның филармония джаз-оркестры (Казан биг-бэнды) (рус. Филармонический джаз-оркестр Республики Татарстан, Казанский биг-бэнд) — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында эшләүче сәнгать коллективы, Русия күләмендә джаз музыкасы өлкәсендә әйдәүче[1] һөнәри иҗат төркеме.
- Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер (2018 елдан) — Сергей Васильев
- Директоры (2018 елдан) — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова
Татарстанның филармония джаз-оркестры | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Бүтән исем |
Казан биг-бэнды |
Состав |
20 башкаручы |
Элекке катнашучылар |
ТарихҮзгәртү
2011 елның 1 гыйнварыннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, танылган дирижер, тәҗрибәле джаз белгече Анатолий Василевский җитәкчелегендә оештырыла. 1950 еллар ахырында Казанда төпләнгән Олег Лундстрем оркестры башкаручыларыннан ТАССР дәүләт кинематография оркестры төзелә. Тиздән оркестр Казанда укыган башкаручылар белән тулыландырыла. 40 ел рәттән оркестр белән Олег Лунстремның Шанхай буенча иптәше, тенор-саксофончы Виктор Деринг җитәкчелек итә. 2011 елның 1 гыйнварында филармониянең 2 коллективы - Виктор Деринг җитәкләгән ТР дәүләт кинематография оркестры һәм ТР дәүләт эстрада-симфоник оркестры нигезендә Татарстанның филармония джаз-оркестры оештырыла.
МаксатыҮзгәртү
Джаз-оркестр 1950 елларда Казанда Олег Лундстрем нигез салган классик джаз традицияләрен саклап, аларны дәвам итәргә омтыла.
Беренче концертыҮзгәртү
Джаз-оркестрның беренче концерты III халыкара «Филармониада» музыка сәнгате фестивалендә (Казан) була. Анда джаз-оркестр белән Русиянең халык артисты, дөньякүләм танылган музыкант Игорь Бутман (саксофон) чыгыш ясый.
ХезмәттәшлегеҮзгәртү
Джаз-оркестр атаклы джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә: Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә джаз-оркестр белән берлектә танылган джаз башкаручылары Давид Голощекин, Владимир Пономарев, Деннис Ролланд, Анатолий Кролл, Дебора Дэвис, Алвон Джонсон, Ники Харис, Рэй Гаскинс, Джейми Дэвис[2], Мэнди Гейнс, Хосе Гонзалес, Джоан Майнор, Полетт МакУильямс, Марк Уитфилд, Виталий Головнев һәм башкалар чыгыш ясый.
РепертуарҮзгәртү
Оркестр репертуарында — традицион һәм заманча джаз музыкасы, оркестр өчен эшкәртелгән танылган көйләр һәм махсус язылган әсәрләр, джаз импровизацияләре, диксиленд, уен коралында уйнау сәнгате шедеврлары, бию ритмнары, популяр җырлар.
- «One o`clock jump» (Төн уртасы узгач биюләр) инструменталь темасы, классик свинг
- «Sweet Georgia Brown» (Ягымлы Джорджия Браун) композицясе
- «Lil Darlin» — акрын темптагы свинг
- «Basie» — тиз темптагы композиция
- «April in Paris» (Парижда апрель)
- «Secrets» (Серләр, Секреты)
- «Wind machine» (Җил тегермәне) - тиз темптагы композиция
- «Besame mucho»
ЧыгышларыҮзгәртү
- «Kremlin LIVE» халыкара заманча мәдәният фестивале
- «Розовая пантера» халыкара джаз фестивале
- «Акваджаз. Sochi Jazz Festival» халыкара джаз фестивале
- «Вейсэ Jazz-2013» халыкара джаз фестивале
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
Кызыклы фактҮзгәртү
Оркестрдагы 20 башкаручы арасында бер генә хатын-кыз музыкант- Мария Аксенова.
ГалереяҮзгәртү
- Татарстанның филармония джаз-оркестры
Джаз-оркестр. 2020
СылтамаларҮзгәртү
- Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры. Татар дәүләт филармониясе сайты
- «Джаз-оркестр Башкорт филармониясе сәхнәсендә»
- «Джаз – ул без»(үле сылтама)
- Олеся Бондаревская, Луиза Янсуар. Нәрсә ул — «татарча джаз»? «Татарстан», 26.05.2017
Моны да карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ «Культура РБ» сайтында
- ↑ «Самарские известия» сайтында(үле сылтама)