Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте (китап)

2024 елда Төркиядә басылган китап

«Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте» (төр. Sibiryadan Konyaya tatarların gam yüklü hicreti, рус. Массовая миграция татар из Сибири в Конью) ― Төркиянең Кече Азия (Анатолия) бүлгесе Конья иле Бөгрүделик авылы турында Рәхмәтулла Куртаран язган китап, тарихи, мәдәни басма. Төрек телендә дөнья күргән. Рәхмәтуллаһ Куртаран (Rahmetullah Kurtaran) ― әлеге авылда яшәүче активист китапны Төркия галимнәре белән бергәләп чыгарган[1].

Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте
Башка исемнәр:
рус. Массовая миграция татар из Сибири в Конью
төр. Sibiryadan Konyaya tatarların gam yüklü hicreti

Автор:

Рәхмәтуллаһ Куртаран (Rahmetullah Kurtaran)

Жанр:

тарихи, мәдәни басма

Оригинал теле:

төрек

Нәшер итүче:

Konya Kültür A.Ş.

Чыгарылыш:

2024 ел

Китапта Бөгрүделик авылының (Böğrüdelik Köyü) үткәне һәм бүгенгесе, бер гасыр эчендә ничек үзгәргәне, югалган-юкка чыккан милли йолалар һәм сакланган кайбер гореф-гадәтләр турында укырга мөмкин[1].

Китапны Конья шәһәре муниципалитеты Konya Kültür A.Ş. ширкәте нәшер иткән. Себер татарларының тарихын, мәдәниятен һәм социаль тормышын яктырткан басма чыгару проектының консультанты ― профессор, доктор Җанәр Арабачы (Caner Arabaçı), басманың мөхәррире ― доцент, доктор Мәхмәт Гүк (Mehmet Gök)[1].

Эчтәлек

үзгәртү

Китап өч бүлектән тора:

  • «Себердән Анадолуга хиҗрәт хатирәләре»,
  • «Себердән Анадолуга ташылган мәдәният»,
  • «Себердән Бөгрүдәлик хиҗрәтенә бәйле сөйләшүләр».

Китапта себер татарлары бәетләре, авылда кулланылган мәкальләр, себер татарлары сүзлеге, тарихи фотолар, документлар урын алган. Татар халык иҗаты үрнәкләре төрекчәгә тәрҗемә белән бирелгән[2].

Китапның кереш битендә Конья шәһәре мэры, Kültür A.Ş. ширкәте җитәкчесе Угур Ибраһим Алтайның сүзләре урын алган:

Татар мәдәниятенең детальләрен һәм һиҗрәтнең рәхимсез шартларын хис итеп укырлык хезмәтне сезгә җиткерүебезгә шатбыз. Тарихның бер бүлеген яктырткан китапта, бигрәк тә Коньяның кунакчыллыгын һәм татарларның аңлатып бетерә алмаслык көчен күрерсез. Китапны чыгаруда хезмәт куйган һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм[2]

  Бөгрүдәликнең һәм, меңнәрчә чакрым ерактагы Себердән килеп, Анадолуның бавырына җирләшкән кардәшләребезнең тарихын, мәдәниятен тану, белү кирәк. Мөһәҗирләр җирләшкән Анадолуда күчмән хикәяләре, безне бербөтен һәм тере тотачак, чөнки тарих аң үсешенә ярдәм итә торган сыйфатларга ия. Тарихны язу, мәгълүматларны туплау – кулына каләм алучыларның бурычыдыр. Бөгрүдәлик авылы хакында шактый китап, фәнни эш, мәкалә язылды. Бөгрүдәликле Рәхмәтуллаһ Куртаран, басмалар чылбырына бик мөһим һәм «Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте» исеме белән яңа үзенчәлекле бер әсәр өстәде. Бу уңайдан озак вакытларга сузылган тырышлык нәтиҗәсендә барлыкка килгән әсәрне язучы Рәхмәтуллаһ Куртаранны һәм басма редакторы Мәхмәт Гөкне тәбрик итү – бер вазыйфам[2]
(Төрек теленнән татар теленә Айзирәк Гәрәева-Акчура тәрҗемәсе)
Җанәр Арабачы, галим, язучы
 

Патша Россиясе чорында Себернең Омск өлкәсендә яшәгән 100 татар гаиләсе, 1908 елда Истанбулга эмиграциягә күчеп килгәннән соң, аларны Коньяга җибәргәннәр. Башта кырымтатар авылларына юллаганнар, әмма анда күнмәгәннәр. 20ләп кешене Акшәһәргә, 30лабын Коньяга җибәргәннәр. Күчеп килгән татарлар сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, аларга үзләренә аерым җир кирәк булган. Алар хәзерге Бөгрүделик авылы җирен ошаткан, чөнки авыл уртасыннан чишмә чыккан. Монда алар атларына су эчерткән, җим әзерләгән, үзләре ял иткән. Аннары хакимият татарларга биредә йорт салып биргән. Акшәһәргә җибәрелгән татарлар да кире авылга кайткан[1][2].

Бөгрүдәлик авылы халкы Себер татарларыннан тора[3]. Авылда Себер татар һәм Истанбул төрек телләрендә сөйләшәләр.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү