Таралган токсик зоб

Шул ук вакытта ул гормоннар артык эшләнсәләр дә, сәламәтлеккә начар тәэсир итәләр һәм гипертиреоз (калкан бизнең активлыгы көчәюе һәм зураюы) барлыкка килә. Кешеләр агулы диффуз зоб дигән чир белән авырып китәләр. Халык телендә бу чирне «Базедов авыруы» дип тә йөртәләр.

Таралган токсик зоб
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Роберт Джеймс Грейвс[d] һәм Карл Адольф фон Базедов[d]
Саклык белгечлеге Эндокринология
Генетик бәйләнеш SLAMF6[1], ABO[d][2], FCRL3[3] һәм Рецептор тиреотропного гормона[d][4]
ICD-9-CM 242.00[5][6]
 Таралган токсик зоб Викиҗыентыкта

Калкансыман бизнең үсү-үсмәвен үзегез дә тикшерә аласыз. Моның өчен көзге каршына басып, башыгызны аз гына артка ташларга, төкерекне йотып, муеныгызны капшап карарга кирәк.

Калкансыман биз үсмәгән булса, аны күреп тә, капшап карап та табып булмый.

Беренче-икенче дәрәҗә авыру булганда—биз тышкы яктан сизелми, ләкин аны, төкерек йотканда, кул белән капшап табып була. Эндокринологка күренегез һәм ул киңәш бирсә, ашау рационына йодлы ризыклар кертегез.

Өченче дәрәҗә дип билгеләнерлек үскәндә, биз тышкы яктан да күренә һәм капшаганда сизелеп тора. Киңәш: эндокринологта күзәтү астында торырга һәм онкологка күренергә кирәк.

Дүртенче-бишенче дәрәҗәгә кадәр үскән дип әйтерлек булганда, бизнең зурлыгы күренеп тора, ул муенның аскы өлешендә шактый зур урын били.

Бу очракта специфик дәвалау һәм хирурглар катнашы таләп ителә.

Бу чир белән климакс чорына кергән хатын-кызлар бик еш авырый. Кайвакыт чирне артык нервлану, психик көчәнеш, еш кабатланып торган стресслар китереп чыгара. Шулай ук нәселдәнлек шактый зур роль уйный.

Мондый авыруларны тышкы яктан карап та белергә була. Авыруларны үзенчәлекле ялтырап, аз гына кабарып торган күзләреннән белергә мөмкин.

Тик бу үзенчәлекләр авыру көчәеп киткәннән соң гына сизелә. Вакытында дәваланмаган авыру йөрәк, бавыр, җенес органнары авыруларына китерергә мөмкин.

Организмда тироксин дигән гормон күп ясала башласа, бу — матдәләр алмашының тизләшүенә китерә һәм түбәндәге симптомнардан сизелә: калкансыман биз зурая, йөрәк тибеше арта, тын бетүе сизелә башлый, систолик гипертония күзәтелә, шул ук вакытта диастолик кан басымы үзгәрешсез кала, сәбәпсез борчылу, тиз ярсып китү, елыйсы килеп тору, йокы бозылу, артык тирләү, бармаклар калтырау күзәтелергә мөмкин. Аппетит булса да, тәннең авырлыгы кими башлый. Еш кына субфебриль температура булып тора, эч китү очраклары күзәтелә. Процесс катлауланмаган очракларда, авыруны составында йод булган препаратлар белән дәвалыйлар. Катлаулы авыруларга специфик дарулар билгелиләр. Кайвакыт операция ясаганнан соң, бизне радиоактив нурлар белән дә дәвалыйлар.

Агулы диффуз зоблары булган авыруларга кояш астында, бигрәк тә җылы як курортларында булырга ярамый. Бу авыруларның кәефен бозарга, процессны катлауландырырга мөмкин. Аларга бик арыганчы эшләргә, авыр физик, нервлы эшләрне башкарырга тәкъдим ителми.

Бу кагыйдәләрне бозган авыруларның халәте тиреотоксик кризгә килергә мөмкин. Ул бик көчле баш авырту, чигәдә пульсация булу, күкрәк кысылу, бик көчле йөрәк кагу, суларга һава җитмәү, битнең агарып китүе, очлыкларның оюы, калтырану, «каз тәне» барлыкка килү, кискен рәвештә температура күтәрелү, бик еш сиясе килү, аңлашылмаган курку хисе барлыкка килү белән характерлана. Бу симптомнар үзләрен сиздерүгә «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче авыруга сулыш алырга җиңелрәк булсын өчен, күлмәгенең югары сәдәпләрен ычкындырырга, билбавын бушатырга, аркасына мендәр куеп җайлы урындыкка утыртырга яки караватка яткырырга кирәк. Торакның тәрәзәләрен ачу яхшы. Әгәр табиб авыруга дәвалану өчен дару билгеләгән булган икән, ул даруны икеләтә дозада бирергә мөмкин. Махсус препарат булмаса, тынычландыра торган дарулар бирергә ярый. Болардан кала күп итеп сыеклык (морс, минераль су, лимонлы чәй) эчу файдалы. Бу температураны төшерергә һәм организмдагы артык гормоннарны чыгарырга ярдәм итә.

Сәламәтләнүдә зур рольне диета уйный. Авыруларның менюларына аксымлы һәм углеводлы ризыкларны җитәрлек дәрәҗәдә кертергә кирәк, шулай ук регуляр рәвештә витаминнар кабул итү таләп ителә. Көндәлек рационга сөт продуктларын кертегез, алар җиңел үзләштерлә торган май, кыйммәтле аксым һәм кальций чыганаклары булып тора. Карабодай һәм тары ярмасы боткалары «дөрес» аксым чыганагы дип исәпләнә. Гипотиреоз куркынычы янаса, ашказаны согы бүленеп чыгуны көчәйтүче ашамлыкларга (яшелчәләр, җиләк-җимешләр, соклар, әче сөт продуктлары) игътибарны арттырырга кирәк. Шулай ук йодка бай продуктлар (диңгез һәм төче су балыклары, тәрәч балыгы бавыры, диңгез кәбестәсе, тавык йомыркасы, яшел тәмләткечләр) файдалы. Йодланган тоз һәм поливитаминнар да зыян китермәс. Холестерины күп ашамлыклардан баш тартыгыз, ә баллы-татлы ризыкларны кипкән җимешләргә алыштырыгыз. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасын ярсыта торган ризыкларны (куе ит, балык шулпалары, шоколад, әче тәмләткечләр, каты чәй, каһвә) ашау рационыннан чыгарырга тырышыгыз.

Табигатьтә йод аз булган районнарда яшәгән кешеләр тагын бер чирдән интегәләр. Бу бигрәк тә Урал, Кавказ, Көнчыгыш Себердә яшәгән кешеләргә кагыла. Йод җитмәгәнлектән калкансыман бизнең күләме үсә башлый. Бу патология «эндемик зоб» дип атала. Ул калкансыман биз тигез үскәндә диффуз рәвештә була, ә кайбер очракларда аерым өлешләре генә үсеп төенле булырга да мөмкин. Бу вакытта да калкансыман бизнең функцияләре йә артып, йә түбәнәеп китә. Авыру калкансыман биз зур булып үсмәгәндә, үзен бик нык сиздерми. Зур булып үсеп киткән очракларда, муенны деформацияли һәм тыштан караганда ук сизелеп тора.

Мондый авырулар трахея, бугаз кысылуына, ашаган вакытта йоткылыкта барлыкка килгән дискомфортка зарлана һәм аларга күп вакытта операция ясау таләп ителә. Җиңелрәк формадагы зоб булган авыруларны составында йод булган препаратлар белән дәвалыйлар. Даруларны нинди формада, күпме кабул итәргә кирәклеген дәвалаучы табиб кына билгели ала.

Искәрмәләр үзгәртү