Тантал (мифология)

Тантал — борынгы грек мифологиясендә Фригиядәге Сипила мәңгелек газапка дучар ителгән патшасы.

Тантал
бор. грек. Τάνταλος
Сурәт
Җенес ир-ат
Ата Zevs[1][2]
Ана Плуто[d][1]
Ире яки хатыны Диона[d], Еврианасса[d], Clytia[d] һәм Eurythemiste[d]
Балалар Ниоба[d][1], Пелоп[d][1][3][4], Бротей[d] һәм Dascylus[d]
Башкарган вазыйфа царь Лидии[d] һәм царь Фригии[d]
 Тантал Викиҗыентыкта

Газаплары үзгәртү

Грек мифологиясенең атаклы герое Гераклга үзенең уникенче (һәм соңгы) батырлыгын күрсәтү өчен Тартарга - җир астындагы үлекләр патшалыгына төшәргә туры килә. Анда Геракл гаять куркыныч һәм сәер тамашаларга тап була.Менә ул көмештәй саф сулы,ярларында төрле-төрле җимеш агачлары үскән елга буена килеп чыга. Күрә: су эчендэ бер кеше басып тора.Үзе ачлыктан хәлсезләнгән, сусаудан иреннәре кибеп яргаланып беткән. Елганың тирәнлеге аның иңбашыннан булса да,ул эчмәкче булып түбәнрәк иелсә, су шул мизгелдә үк аска китеп юкка чыга. Йөзенә тиярлек булып асылынып торган татлы җимешләргә үрелсә, агач ботаклары шунда ук буй җитмәслек биеклеккә менеп китәләр.

Геракл бу кешенең Фригия патшасы Тантал икәнлеген танып ала. Мифларда ул Лидия, яисә Сипил патшасы дип тә телгә алына. Кайчандыр Тантал аллаларның бик якын кешесе була, хәтта аларның сый мәҗлесләрендә дә катнаша. Аллалар табынында гына була торган нектар, амброзия кебек мәңгелек яшьлек китерүче могҗизалы эчемлекләрне Тантал кешеләргә дә бүләк итәргә тели. Моның өчен аллалар аны өстә тасвирлаган җәзага дучар итәләр.

Менә шушы миф нигезендә, максат бик якын күренеп тә, аңа ирешеп булмаудан туа торган кыенлыкларга «Тантал газаплары» диләр. Бу әйтелмә, гомумән, авырлык, газап чигү мәгънәсендә дә кулланыла. Татар телендә башлыча тәрҗемә текстларда очрый. Мәсәлән, танылган җәмәгать эшлеклесе А.Калмыкова (1849-1926) белән В.Ленин үзара язышкан хатларның берсендә мондый юллар бар:[5]

«Дәрәҗәгә күтәрелү көнен каһәрләргә мөмкин дип, яки безнең үткәндәге бөтен эшебез мәңгегә Тантал газабы булып калыр иде дип әйтү дөрес түгел.»

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Обнорский Н. П. Тантал // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1901.
  2. Любкер Ф. Tantalus // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  3. Любкер Ф. Pelops // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  4. Н. О. Пелопс // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1898.
  5. Әсәрләр, 34 нче том, 147нче бит.

Чыганаклар үзгәртү