Табан-Хурган (Бурят телендә: табан хурган — «биш бармак») — өскә юнәлгән бераз кысылган кул учына охшаган таш калдык. Бурятиянең Мухоршибир районы Галтай авылы янында Тугнуй үзәнендә урнашкан[1].

Тектоник процесслар, җил һәм су йогынтысы астында озак вакыт дәверендә пәйда булган. Бурятларның, ә аларга кадәр - монда яшәгән меркитларның, ә тагын да элегрәк - хуннуларның изге ташы булып тора.

Бурятлар «Биш бармак»ка 1930-ынчы елга кадәр табынганнар. Совет вакытында изге йолалар күп елларга туктаган булган. 2006 елда «Тэнгэри» шаман дини оешмасы әгъзалары «Табан хурган» табыну йоласын янә башлаганнар.[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Галтай. әлеге чыганактан 2016-08-16 архивланды. 2022-12-28 тикшерелгән.
  2. В Бурятии шаманы помолятся о богатстве и благополучии всех народов. әлеге чыганактан 2016-08-14 архивланды. 2022-12-28 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү