Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
(ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы битеннән юнәлтелде)
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы – Татарстан Республикасы министрлыкларының берсе. 1920 елда ТАССР игенчелек халык комиссариаты буларак барлыкка килгән, 1946 елдан – министрлык. 1947 елдан – ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы, 1962-1965 елларда – ТАССР авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм әзерләү министрлыгы, 1985-1991 елларда – ТАССР дәүләт агросәнәгать комитетының бер өлеше. Хәзерге исемен 1991 елдан йөртә.
Мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | 1920 |
Буйсына | Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты |
Урнашу урыны | 420014, Казан, Федосеев урамы, 36 |
Җаваплы зат | |
Сайт | agro.tatarstan.ru/tat/ |
Министр — Марат Җәббаров.[1]
Җитәкчеләр
үзгәртүЮныс Вәлидов (1920-1923)
- И. Әмиров (1923-1925)
- Ю. Якупов (1925-1926)
- Миңнегәрәй Әхмәтшин (1926-1927)
- Н. Петров (1927-1929)
- Габдрахман Искәндәрев (1929-1937)
- Хәбиб Әсәров (Хәбибулла Кәрим улы Әсәров, 1937–1939)
- Прокопий Черзор (1938-1940)
- В. Мәрданов (1940-1941)
- Александр Косушкин (1941-1942)
- Николай Шибдин (1942)
- Әгъзам Хөсәенов (1942-1943)
- Сәлимҗан Талипов (1943-1948)
- Гыйләҗ Ганиев (1948-1957)
- Анатолий Скочилов (1957)
- Ф. Гущин (1957-1959)
- Үзбәк Биктимерев (1959-1962)
- Василий Остаплюк (1962-1963)
- Борис Мартынов (1963-1965)
- Гүрги Мәмәков (1965-1967)
- Фатыйх Минүшев (1967-1971)
- Госман Җиһаншин (1971-1983)
- Марат Сираев (1983-1985)
- Геннадий Захаров (1985-1986)
- Николай Энвальд (1986-1990)
- Илдус Гәрәев (1990-1991)
- Фатыйх Сибәгатуллин (1991-1996)
- Валерий Васильев (1996-1999)
- Марат Әхмәтов (1999-2019)
- Марат Җәббаров (2019-2024)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-07-28, retrieved 2017-07-14