Сөләйман мәчете — Казанның Ютазы урамында урнашкан мәчет.

Сөләйман мәчете
Нигезләнү датасы 1994
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Ачыш датасы 16 ноябрь 2023
Адрес Татарстан, Казан, Левченко бистәсе, Ютазы урамы, 8а
Карта
 Сөләйман мәчете Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

1994 елда Левченко поселогының Ютазы урамында иске агач йортында намаз уку бүлмәсе оештырыла. Ул Рәхмәт мәчете дип атала. Әлеге бина 1998 елда янып бетә. Бу районда совет чорында рәсми булмаган мулла вазифасын башкарган Сөләйман оныгы Рәхимҗан Сөләйманов шунда таш мәчет төзү эшенә алына. Төзелеш 1998 елның маенда башлана, мәчет 1999 елның 17 декабрендә ачыла. Ләкин соңрак мәчет бинасы яңадан яна, аның бинасын янә төзи башлыйлар. Бу мәчеткә Сөләйман мәчете исеме бирелә. Мәчет бинасының тулы реконструкциясе 2004 елда тәмамлана.

Сөләйман мәчетендә иҗтимагый эшләр актив алып барыла. Хәерчеләр өчен ашлар уздырыла, балалар өчен лагерьлар уздырыла, чукрак-телсез балалар өчен махсус дәресләр алып барыла.

Яңа бина үзгәртү

2023 елның ноябрендә мәчетнең яңа бинасы ачыла. Левченко бистәсендә урнашкан мәчетнең иске бинасы манара өстәп куелган коттедждан гыйбарәт булган. Яңа бинада төзелеш эшләре 2021―2023 елларда барган. Илдар хәзрәт Баязитов башлап йөргән. Мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артык булган яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелгән. Мәчетнең проект авторы ― архитектор Искәндәр Еникеев. Төзелеш эшләрен алып баруда инженер-төзүче Рәхимҗан абый Сөләйманов катнашкан. Комплексны төзүгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыйповның тол хатыны Разия Исмәгыйль кызы Еникеева зур өлеш керткән (төп спонсор). Мәчетнең өч ак гөмбәзе бар. Бизәлештә тышкы яктан да, интерьерда да ак төскә өстенлек бирелгән.

Яңа бинада якынча 300 кешегә исәпләнгән зур намаз залы, икенче катта якынча 80 урынлык хатын-кызлар залы урнашкан. Бина эчендә кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан..

Мәчеттә Балтач районы Бөрбаш аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мөселман ир балаларга исәпләнгән «Ярдәм» пансионатының икенче ноктасы урнаша.

Мәчетнең яңа бинасын ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин, мөфти Камил Сәмигуллин, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, күпләгән дин әһелләре, абыстайлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашкан[1][2].

Яңа мәчеттә имам-хатыйб вазифасын Илһам хәзрәт Исмәгыйлев дәвам итә.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү