Сөләйман Аитов

(Сөләйман Гаетев битеннән юнәлтелде)

Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов (01.02.1859 - 1922) — беренче гильдия сәүдәгәре, меценат, күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, Казан Император университеты каршындагы тарих, археология һәм этнография җәмгыятенең чын әгъзасы, әдәбиятчы.

Сөләйман Аитов
Туган телдә исем Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов
Туган 01.02.1859[1]
Казан
Үлгән 1922(1922)
Сөләйман Аитов гаиләсе белән (уңнан беренче)

БиографиясеҮзгәртү

Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов 1859 елның 1 февралендә Казанда 2 нче гильдиясәүдәгәре гаиләсендә туган. Беренче гильдия сәүдәгәре Сөләйман Аитов Казан морзасы Заман нәселеннән булган.[2]

Әтисе вафатыннан соң, 1892 елда Казанда, Себердә, Урта Азиядә чимал һәм күн белән сәүдә итү буенча гаилә эшен дәвам итә. Сөләйман Аитовның Казан коммерция предприятиесенең генә ел саен тулай кереме 1 миллион сумнан артып киткән. Эшкуарның иҗтимагый хәле дә югары булган. Ул 1890 нчы еллар башыннан 1917 нче елга кадәр ачык шәһәр Думасына гласный булып сайлана, балалар приютларының Казан губерна попечительлеге әгъзасы була (1897-1917). Сәүдәгәрнең актив иҗтимагый эшчәнлеге берничә тапкыр хакимият тарафыннан хуплана. 1897 елның 30 гыйнварында татарларны гомуми исәпкә алуны үткәрүдә ярдәм иткән өчен аны кара-бронза медале һәм 1898 елның 9 гыйнварында Станислав тасмасында «Тырышлык өчен» дигән алтын медаль белән бүләклиләр. 1913 елның 4 июлендә императрица рәхмәтенә лаек була. 1913 елның 21 февралендә Романовлар йортының 300 еллыгы истәлегенә якты-бронза медаль йөртү хокукын ала.

Сөләйман Аитов Троицк сәүдәгәре - миллионер кызы Фатиха Абдулвәли кызы Яушевага өйләнгән (1866 -1942). Бу хатын-кыз татар халкы тарихында 1908 елда Казанда беренче милли хатын-кызлар гимназиясен булдыруы белән мәгълүм.[3] Сөләйман Аитов бу уку йорты өчен махсус матур кирпеч бина төзеп, аны кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин иткән (Рәхмәтуллин ур., 2/18, хәзер биредә 6 нчы мәктәп-лицей урнашкан). Гомумән, коммерсант үз вакыты өчен шактый прогрессив карашларга таянган. Ул татар мәдрәсәсен үзгәртеп кору өчен кыю чыгыш ясаган, Россиядә беренче мөселман сәяси партиясе булган «Мөселманнар берлеге»н төзүдә катнашкан, мөмкин булган кадәр милләт тормышында барлык алдынгы башлангычларны финансларга тырышкан. Сөләйман Аитов, шулай ук изге эшләр өчен акча кызганмаган эре хәйрияче. 1898 елда ул Казан шәһәренең Бишбалта бистәсендә 2 нче Җәмигъ мәчете бинасын төзи.

Тормыш иптәше белән сәүдәгәр 5 ул тәрбияләп үстергәннәр.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү