Сөембикә бәете
Сөембикә бәете — татар халык бәете. «Сөембикә бәете»ндә Сөембикә күп кайгы һәм хәсрәт кичергән гүзәл хатын-кыз буларак тасвирлана.
Сөембикә — Нугай морзасы Йосыф кызы. Аны Мәскәү тарафыннан Казанга хан итеп куелган Җангалигә кияүгә бирәләр. Ләкин алар арасында мәхәббәт хисе булмый. Мәскәү сәясәтен генә үткәрүдә һәм милләт мәнфәгатьләрен кайгыртмауда гаепләнеп, 1536 елда Җангали Казан бәкләре тарафын¬нан үтерелә. Хан булып, Казанга Сафагәрәй кайта. Сөембикә Сафагәрәйгә кияүгә чыга. Алар бик тату һәм яратышып яши башлыйлар. 1547 елда уллары туа. Аңа Үтәмешгәрәй дип исем кушалар. 1549 елда Сафагәрәй вафат була, Сөембикә баласы белән тол кала. Озакламый Үтәмешгәрәйне хан итеп игълан итәләр. Малай үсеп җиткәнче, дәүләт белән Сөембикә идарә итәргә тиеш була.
Казан феодаллары, аксөяк-морзалар, әле Мәскәү, әле Кы¬рым яклы төркемнәргә бүленеп, Сөембикәгә каршы көрәшә башлыйлар. Казан ханлыгын саклап калу максатында, аны, улы белән бергә, Мәскәү карамагына тапшыралар. Бу вакыйгадан соң Йосыф бәк һәм Нугайның башка морзалары, Сөембикәне үзләренә кайтаруны сорап, Явыз Иванга берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин аны әтисенә кире кайтармыйлар, Касыйм ханы Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр. Ә биш яшьлек улы Үтәмешгәрәйне, анасыннан аерып, Мәскәүдә калдыралар; чукындырып, исемен Александрга үзгәртәләр.
Халык арасында Сөембикә турында төрле риваятьләр йөри. Аларның берсендә Сөембикәнең, руслар кулына бирелмәс өчен, манарадан ташланып үлгәнлеге турында сөйләнә.
Чыганаклар
үзгәртү- Хабибуллина 3. Н. Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8-нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ 3. Н. Хәбибуллина, X. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов.— Яңартылган 3 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2005.— 207 б. ISBN 5-7761-1469-1