Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваикътисадчы, Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның хатыны.

Сәкинә Шәймиева
Туган 23 август 1939(1939-08-23)[1]
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 16 ноябрь 2018(2018-11-16)[1] (79 яшь)
РФ, ТР, Казан
Белем Казан кооператив техникумы
Һөнәре икътисадчы
Җефет Минтимер Шәймиев
Балалар Радик Шәймиев һәм Айрат Шәймиев[d]
Ата-ана

Тормыш юлы үзгәртү

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева (кыз фамилиясе ― Ахунова) 1939 елның 23 августында Казанда туган.

1931 елда Күн авылында коллективлаштыру чоры тәмамлана. Менә шул вакытта кул астында аты булып, үз хезмәте белән көн күреп яшәүчеләргә дә чират җитә. Ахуновлар гаиләсе кулак дип табыла. Сәкинәнең әтисе Шакирҗан белән әнисе Гөлсем, төнлә, яңа туган балалары Мөбәрәкҗанны алып, авылдагы өйләрен һәм берәмтекләп тергезгән хуҗалыкларын калдырып, Казанга күченеп китәләр.

Бу хакта абыйсы Мөбәрәкҗан хатирәләре: “Алар Казанга иртәнге якта килеп төшә. Мине – яшь баланы төргән биләүсәне ачып җибәрсәләр, ни күрсеннәр, мин инде зәңгәрләнә башлаган булам. Әмма ниндидер могҗиза белән исән калам. Безнең гаилә Волков урамындагы бер бинаның подвалына, 12 кв.метрлы бүлмәгә кереп урнаша".

Гаиләгә бу бүлмәдә шактый яшәргә туры килә әле. 1939 елның август аенда дөньяга нәни кызчык – Сәкинә аваз сала.

Сәкинә Шәймиева истәлекләре: "Минем балачагым сугыш елларына туры килде. Сугыш башланганда миңа ике яшь тә булмый әле. Әтине беренче көннәрдә үк илне сакларга алалар, ул сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр фронтта була. Әни ике бала белән кала. Ул еллар хатирәсе ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек сүзләре белән искә төшә. Әни ул чакта хәрби госпитальдә санитарка булып эшли иде. Без әнине көннәр буе сагынып көтәбез. Бу чордагы бер вакыйга исемдә калган. Кибеткә ипи алырга бардым да, гаиләбезгә бер ай буена ипи алырга рөхсәт бирә торган карточканы югалттым. Дөрес, мин моның өчен җәзасын алдым-алуын. Әмма үсеп буйга җиткәч кенә аңладым: бу бит чын мәгънәсендә фаҗига булган."

1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Калинин (хәзерге Актаныш районы) райпосында икътисадчы булып эшли башлый. Шунда ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән таныша. Ул туган авылы Әнәккә практикага кайткан була.

1961 елның июнендә Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мөслимгә күченеп килә. Монда Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша.

1962 елда аларның уллары Айрат, 1964 елда - Радик туа. Читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый. 1967 елда Минтимер Шәймиевнее партия өлкә комитетына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күченә. Сәкинә Шәймиева Үзәк универмагның план-финанс бүлегендә җитәкче булып эшли. 6 ел эшләгәч, 1989 елда, 50 яшендә сәламәтлеге начар булу сәбәпле, пенсиягә чыга.

2018 елның 16 ноябрендә, 80нче яшендә, каты авырудан соң Казанда вафат [2][3].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү