Сәетгәрәй Фәйзуллин

Фәйзуллин Сәетгәрәй  Мостафа улы — дин эшлеклесе.

1875 елда Оренбург губернасы Орск өязенең  Күкшел авылында туган. Атаклы драматург М.Фәйзинең абыйсы. Җизнәсе, Түнтәр авылыннан чыккан җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Мөхәммәткамал Мозаффаров йогынтысы белән Түнтәр мәдрәсәсенә укырга килә. М.Мозаффаровның «Истәлек китабы»ннан менә бу юллар кызыклы: «Элекке хуҗам Әхмәд бай Хөсәеновта хезмәт иткәндә 1883 елда өйләнгән идем. Әхмәд байның башкортлардан алган 43 мең дисәтинә җирендә управляющий булып эшләүче Фәйзуллинның кызын алдым».

Сәетгәрәй 1901 елда ул вакытта Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булган Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның (Ишми ишан) кызы Фатыймага  өйләнә һәм кайнатасының тәкъдиме белән 1902 елда Шода авылының яңа оешкан мәдрәсәсенә имамлыкка указ ала. Ул үзенең бөтен гомерен тулысынча Шода авылы халкына хезмәт итүгә багышлый. И.Динмәхәммәтов тәрбиясен үткән шәкерт һәм аның кияве булса да (ә ул татар тарихына карагруһчы, искелек тарафдары булып кереп калган), җәдитче, яңалыкка омтылучы була, мәдрәсә ачып, Фатыйма абыстай белән малайлар һәм кызларга дин нигезләре белән беррәттән дөньяви гыйлем бирә. Йорт, каралты-кура төзеп, мул тормыш белән яши, халыкка ярдәмчеллеге, гадилеге, шаян холкы белән таныла. Шушында алар янына М.Фәйзи кунакка килеп йөри. Аның күп әсәрләренең сюжеты нәкъ менә Шодада туа.

Сәетгәрәй хәзрәт гаиләсендә алты бала—Сәгыйт, Хашим, Икрам, Әхмәт, Мөхәммәт, Гәүһәр үсә. Үсеп җиткәч алар хезмәтләре белән яңа тормыш төзүгә зур өлеш кертәләр. Сәгыйт Фәйзуллин галим, журналист, тәрҗемәче, Икрам Фәйзуллин  журналист, Краснодар краенда хезмәт иткән Әхмәт Фәйзуллин зур сәнәгатьче булып танылалар.

Хәзрәт махсус белгечләр чакыртып Шода авылының тәфсилле тарихын яздыра. Кызганычка каршы, битарафлыгыбыз аркасында ул ядкяр сакланмаган.

С.Фәйзуллин 1927 елда вафат була һәм Шода авылы зиратына күмелә. Фатыйма абыстайның аннан соңгы тормышы фаҗигале. Аяусыз 1936-1937 елларда аңа Ишми ишан кызы икәнлеген еш искәртәләр. Балалары һәм үз язмышы өстендә куерган кара болытларны сизеп ул Мәскәүгә күчеп китә. Күрәсең, анда сыенырдай якыннары булгандыр, хәзергә бу кадәресе билгесез. Сугыш Мәскәүгә якынлашкан чорда ул Горький шәһәренә эвакуацияләнә һәм шунда вафат була.

Фәйзуллиннарның  унтугызынчы йөз татар архитектурасының күркәм үрнәге булырлык йорты төрле елларда авыл мәктәбе файдалануында булды. 1980-1990 елларда авылдагы «Якты юл» колхозы (рәисе Х.Г.Гәрәев) көче белән яңартылып торгызылды һәм М.Фәйзинең музей утарына кертелде. Шулай ук Сәетгәрәй хәзрәт имамлык иткән мәчет тә торгызылды.

Фәйзуллин Сәгыйт Сәетгәрәй улы — тәрҗемәче, публицист.

1899 елда Түнтәр авылында туган. Әтисе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган мулла, мөгаллим, атаклы драматург М.Фәйзинең абыйсы. Әтисе Сәетгәрәй хәзрәт Шода авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле Сәгыйтнең балалык һәм үсмер еллары Шода авылында уза. Шушында әтисе имамлыгында мәдрәсә, Малмыжда рус-татар мәктәбен тәмамлый.

С.Фәйзуллинның егет булып җитлегү чоры совет власте урнашу елларына туры килә һәм ул бу хәрәкәттән читтә кала алмый, 1918 елда ук инде ВКП(б) сафларына керә, халык арасында аңлату-пропаганда эшләре алып бара. Аны партиянең волость комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Әмма ул тиздән үзенең яңа заман өчен белеме сайлыгын аңлый һәм Казанга китә, төрле газета-журналларга языша башлый, үзлегеннән белемен тирәнәйтә, рус әдәбиятын укый. Малмыжда чыга торган татар газетасы редакторы булып эшләп ала.

С.Фәйзуллин тиздән зур журналист-публицист булып җитешә. Рус әдәбияты әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Киң катлау татар укучыларына А.С.Пушкин  әсәрләре аның тәрҗемәсендә килеп ирешә. Ул СССР гимнын татар теленә тәрҗемә итә. Иң зур популярлыкны аңа В.И.Ленинның, К.Марксның хезмәтләрен тәрҗемә итү китерә. Боларның барысын ул сукыр килеш башкара, чөнки көтелмәгән авыру аркасында күрү сәләтен югалта. 1975 елда Казан шәһәрендә вафат була.

Чыганаклар:

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.