Сәбилә Сөләймәнова

Сөләймәнова Сәбилә Гайзулла кызы (5 февраль 1940 ел) — галим-педагог, партия хезмәткәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, югары мәктәп укытучысы. 1985-1988 елларда Башкорт АССРның мәгариф министры. Башкорт АССРның 11 нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Педагогия фәннәре кандидаты (1981). Башкорт АССРы мәктәбенең атказанган укытучысы (1980), РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1976), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1995).

Сәбилә Сөләймәнова
Туган 5 февраль 1940(1940-02-05)[1] (84 яшь)
Темәс, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры, галим, дәүләт хезмәткәре
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d][1] (1981)

Биографиясе үзгәртү

Сәбилә Гайзулла кызы Сөләймәнова 1940 елның 5 февралендә Башкорт АССРның Баймак районы Темәс авылында, аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган колхозчы гаиләсендә туган.

1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Темәс педагогия училищесына укырга керә. Бу урта махсус уку йортларын берләштерү сәбәпле, 1956 елда Белорет педагогия училищесына күчерелә һәм аны 1958 елда «отлично»га тәмамлый.

Ике ел Баймак районының Ишморза җидееллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли һәм 1960 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Студент елларында җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша һәм шуның өчен 1965 елда ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1965-1966 елларда юнәлмә буенча Темәс урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. 1966-1970 елларда Сибай педагогия училищесында укытучы булып эшли.

1970 елның декабрендә Уфага, РСФСР Мәгариф министрлыгының Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Башкортстан филиалына гыйльми хезмәткәр итеп күчерелә.

1979 елда «Методика обучения видо-временном формам русского глагола в 1-3 классах башкирской школы» исемле тәүге монографиясен бастыра, ә 1981 елның гыйнварында Мәскәүдә шушы ук темага кандидатлык диссертациясе яклый һәм «педагогия фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1976-1983 елларда Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты Башкортстан филиалының тәүге партия оешмасы секретаре була.

1983 елның гыйнварында КПССның Башкортстан өлкә комитетына фән һәм уку йортлары бүлеге мөдиренең урынбасары итеп эшкә күчерелә.

1985 елның гыйнварында Башкорт АССРның мәгариф министры итеп куела. Бу чорда Башкорт АССРның 11 нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1988 елның 17 февралендә КПСС ҮК пленумы БАССРда татарларны көчләп башкортча укыту мәсьәләсен күтәрә. Җәйдә Уфага республика «хуҗасы» Шакировның хилафлыкларын тикшерергә КПСС ҮКыннан комиссия килә. Мәгариф министрлыгының эше каты тәнкыйтьләнә, чөнки татар мәктәпләре башкорт теллегә әйләндерелә, татар (шулай ук чуаш, удмурт, мари, мордва) мәктәпләре саны кисәк кими. 1988 елның 29 июлендә ашыгыч төстә җыелган БАССР Югары советы Президиумы карары белән министрлык бетерелә. Сөләйманова башка эшкә күчерелә.[2]

1988-1991 елларда Сәбилә Сөләймәнова Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укытучы булып эшли. 1991-2001 елларда БДУның Сибай институтында укыту методикасы кафедрасында мөдир һәм укытучы була.

2003 елда лаеклы хаклы ялга чыкканчы Башкортстан Мәгариф министрлыгының методик үзәгендә бүлек җитәкчесе вазифасын башкара.

Гыйльми хезмәтләре һәм китаплары үзгәртү

  • Гөлбәдрән (1980)
  • Дидактический материал по русскому языку (1983)(рус.)
  • Методика обучения глагольным конструкциям русского языка в башкирской начальной школе (1983)(рус.)
  • Тормыш миңа үзе канат куйды: Текст, автобиография. — Уфа: Китап, 2014. — 286 бит.

Атналык һәм журналлардагы мәкаләләре үзгәртү

Үзе турында мәкаләләр үзгәртү

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы (1965)
  • РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1976)
  • Башкорт АССРның мәктәбенең атказанган укытучысы (1980)
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1995)

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Сулейманова Сабиля Гайзулловна: Основные даты жизни и деятельности. Список печатных изданий. — Уфа: РИО РУМЦ МО РБ, 2010. — С. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү