Стромаль кератит

Стромаль кератит (СК) — эпителий һәм эндотелийның беренчел катнашусыз мөгезкатлауның стромасы ялкынсынуы. Үсеш алган илләрдә СК ешрак тумыштагы сифилис белән бәйле, әмма шулай ук киң колачлы инфекцион чирләр шулардан туберкулез, Лайм чире, ләперә һәм вируслы инфекция белән бәйле була ала. СК белән барлык пациентлар трепонеманы ачыклау өчен башка клиник симптомнар булу яки булмауга карамастан серологик тикшеренү узарга тиеш.

Стромаль кератит
Саклык белгечлеге неврология
Симптомнар ялкынсыну[1]
ICD-9-CM 370.50[1][2]

Сифилислы стромаль кератит үзгәртү

Сифилислы СК беренчел, икенчел яки башлангыч латент сифилис чорында инфекция анадан балага күчү нәтиҗәсендә барлыкка килә

(ягъни ананың беренчел йогышланудан соң 2 ел дәвамында)

Диагностика үзгәртү

1.   5 яшьтән алып 25 яшькә кадәр кискен ике яклы авырту һәм чагылган күрү начарлану белән билгеләнә.

2.  Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).

•     Строманың тирән тамырлануы белән бәйле лимбит белән бергә күзәнәкле инфильтрация һәм мөгезкатлау томанлануы, ул тамырлар чиген тоныкландыра һәм нәтиҗәдә үзенчәлекле «сөләйман билдәмәсе» күренеше барлыкка килә (рәс. 9.18а).

•      Мөгезкатлау халәтен исәпкә алып, барлыкка килүче алгы увеитның күренеше сизелмәскә мөмкин.

•      Берничә айдан соң мөгезкатлау томанлануы суырыла башлый һәм тамырлар бушый (тамырлар «күләгәсе» — рәс. 9.18б).

•      Алга таба мөгезкатлауның һәртөрле башка этиология белән ялкынсынуда тамырлар кабат кан белән тула ала, ә кайбер очракларда мөгезкатлауның стромасына кан саву була ала (рәс. 9.18в).

•      Төзәлү стадиясе «бушаган» тамырлар, тирән стромаль җөйләнү һәм мөгезкатлау юкаруы белән сыйфатлана (рәс. 9.18г).

Дәвалау үзгәртү

Актив СК терапиясенә системалы пенициллин, урынлы стероидлар һәм мидриатиклар керә. Уңай серологик нәтиҗә белән барлык пациентларны венерологик клиникага өстәмә тикшеренүгә урнаштырырга кирәк. Өстәвенә, туганнар һәм җенси иптәшләрне тикшерү һәм дәвалау кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.